Теләче Информ

Сөт тә хәрәм була ала

Tатарстанда хәләл продукция җитештерү икътисадның өстенлекле бер юнәлешенә әверелде. Шул сәбәпле бу өлкәдә контроль дә арта бара. Республикада бу эш белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарт комитеты шөгыльләнә. Комитет "Роспотребнадзор" һәм "Тест-Татарстан" оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Комитетның эксперт бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов фикеренчә, хәләл турында сөйләшкәндә без бары...

Tатарстанда хәләл продукция җитештерү икътисадның өстенлекле бер юнәлешенә әверелде. Шул сәбәпле бу өлкәдә контроль дә арта бара. Республикада бу эш белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарт комитеты шөгыльләнә. Комитет "Роспотребнадзор" һәм "Тест-Татарстан" оешмалары белән хезмәттәшлек итә.


Комитетның эксперт бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов фикеренчә, хәләл турында сөйләшкәндә без бары тик ризыкны гына күз алдында тотабыз. Ә бит хәләл - мөселманннар өчен яшәү рәвеше.

Сыйфат сыгында торучылар нишли?

Әгәр предприятие мондый товар җитештерергә тели икән, ул комитетка гариза белән мөрәҗәгать итә. Комитет экспертлары шәхсән оешмаларга барып тикшерү уздыралар. Җитештерү мәйданнарын, җиһазларны, товар чыгарганда кулланыла торган компонентларны тикшерәләр.

Колбаса, пильмән һәм башка ярамфабрикатларны ясаганда тәмен яхшырту һәм ризыкны саклау вакытын озынайту максатыннан ризык өстәмәләре кулланыла. Андыйлар 7 төрле категориягә бүленә һәм халыкара сәүдә өлкәсендә "Е" хәрефе белән билгеләнә. Алар арасында рөхсәт ителгәннәре һәм тыелганнары бар. Комитет экспертлары әлеге ризык өстәмәләрен дә аерырга һәм тикшерергә тиешләр.



Комитетка сөт ризыкларын "Хәләл" итеп теркәү буенча да мөрәҗәгать итәләр. Әмма үзеннән-үзе сорау туа, ә нинди сөт хәрәм соң алайса? Әгәр дә сөт бернинди эшкәртүләрсез фермалардан сәүдә челтәрләренә туры бара икән, аны "хәләл" дип раслау кирәк түгел. Ә менә ул өстәмә эшкәртүләргә дучар ителсә, бөтенләй башка хәл.

"60-90 көн саклана торган сөтләр бар бит, - ди эксперт хәзрәт. - Ә гадәти сөт 5-6 көннән дә калмый әчи. 90 көн саклансын өчен инде консервантлар кулланыла. Ә бу консервантлар нинди, алар рөхсәт ителәме, юкмы?! Ипи ризыклары белән дә шундый ук хәл. Кайбер сорт икмәкне пешергәндә алкоголь кулланыла. Шулай ук аларга кушылган тәмләткечләр нидән ясалганны ачыклау кирәк. Әйтик, хәзер күп кенә ризыклар тышлыгына «ароматизатор, идентичный натуральному» дип язалар, бу бит гадәти химия. Аны ясар өчен химик элемент - күпатомлы спирт кулланыла. Сатып алучыларда шик уятмас өчен без башка төрле компонент кулланырга тәкъдим итәбез".

Икътисад кануннарыннан качып булмый

Хәләл азык-төлек берникадәр кыйммәтрәк тора. Әлбәттә, тикшерелгән сыйфатлы товар бәясе югарырак булырга тиеш тә. Әмма бәягә бу гына йогынты ясамый икән. Продукцияне кыйммәтләтә торган тагын бер үзенчәлек бар: хәләл ризык җитештергәндә югалтулар күбрәк була. "Хәләл" стандарты буенча малның каны тулысынча агып беткән һәм йөрәге туктаган булырга тиеш. Мәсәлән, суелган мал яки кош тулысынча канын югалтканда, аның өстәмә рәвештә 1,5 процент авырлыгы кими.

Чагыштыру өчен: Чаллы кошчылык фабрикасында көн саен 18-19 мең баш кош суела, ягъни 40 тонналап тавык ите җитештерәләр. Бу күләмнең 1,5 процентын исәпләк чыгарсак, 600 килограмм килеп чыга. (Аена 18 тонна дигән сүз). Моннан тыш, гадәти ысул белән эшкәртелгәндә, конвеер аша сәгатенә 9,5 мең кош уза, ә хәләл стандартлар буенча бу сан 7,5-6 меңгә кадәр кими. Мондый югалтулар бәягә тәэсир итә, әлбәттә.



Хәтта шушы өстәмә чыгымнарга карамастан, бүгенге көндә хәләл товарлар җитештерү арта бара, чөнки сыйфатлы, ышанычлы һәм сәламәт ризык көннән-көн популярлаша. Бүген инде кибетләрдә сатып алучыларның, кайсы милләттән һәм нинди дин вәкиле булуына карамастан, нәкъ менә "хәләл" товар эзләве - гадәти күренеш.

Товар җитештерү генә түгел, төрле хезмәтләр күрсәтү дә хәләл була ала. Димәк, бу өлкәдә тәҗрибәле экспертлар көннән-көн күбрәк кирәк булачак. Бу уңайдан "Хәләл" комитеты Россия Ислам университетында махсус курслар үткәрергә ниятли, белем йорты белән сөйләшүләр алып барыла инде. Хәләлгә кагылышлы төрле сорауларны ачыкларга комитет әгъзаларына шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы да ярдәм итә.

АСИЯ ЯРУЛЛИНА
Әтнә таңнары

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: