Теләче Информ

Сталин репрессияләре Теләче төбәгенә дә күп кайгылар китергән. Фактлар

Сталин репрессияләренә гадел бәя бирә башлауга карамастан, бу канлы чорның җинаятьләре әле дә тулысынча ачылып беткәне юк. Теләче авылында да бу елларда китеп югалган кешеләрнең һәм аларның гаиләләренең язмышларын бүген дә белеп бетереп булмый. Аларның күбесе чит җирләрдә ятып калалар, туган якларына кире әйләнеп кайта алмыйлар. Берише җан кыю машинасыннан...

Сталин репрессияләренә гадел бәя бирә башлауга карамастан, бу канлы чорның җинаятьләре әле дә тулысынча ачылып беткәне юк. Теләче авылында да бу елларда китеп югалган кешеләрнең һәм аларның гаиләләренең язмышларын бүген дә белеп бетереп булмый. Аларның күбесе чит җирләрдә ятып калалар, туган якларына кире әйләнеп кайта алмыйлар. Берише җан кыю машинасыннан котылу өчен үзләренең исем-фамилияләрен алмаштыралар. Шуңа күрә аларны эзләп табу бик авыр яки бөтенләй мөмкин түгел.

Репрессияләр, ягъни кызыл террор, Совет власте урнашуның беренче көннәреннән үк башлана. 1921 елдагы ачлыкны китереп чыгаруга табигать белән бер дәрәҗәдә өлеш керткән һәм яманаты белән тарихка кереп калган продразверстка отрядларының Теләчегә дә килүен халык бөтенләй белми. Аларның эшчәнлегенең кара яклары турында материаллар совет мәктәбенең тарих дәреслекләрендә бөтенләй булмады. Архивлар ачылгач, ул отрядларның ЧК җитәкчелегендә Теләче төбәгендә дә йөрүләре билгеле булды. Бу отрядлар 1919 елның мартында Теләче ягы авылларын талаганнар, ә кайбер авылларны канга батырганнар. Әбде авылында 1918 елда ук попны атып үтерәләр. Ә 1919 елда тугыз кеше репрессияләнә, шуларның өчесе атып үтерелә. Бу эшләр барысы да судсыз-нисез, бернинди тикшерүсез турыдан-туры Әбде авылының үзендә башкарыла. Күрше Тактамыш һәм Ташлыяр авылларында шул ук көндә тагын 3 кешене атып үтерәләр - ялгыз хатын Анна Хохлованың - өч, Василий Давыдовның алты баласы була.

Гражданнар сугышы чорында башланып киткән бу законсыз террор утызынчы еллар азагында законлы террорга әйләнә һәм репрессия машинасы Теләче ягы авылларын да сыта, изә. Бу террорның ничек оештырылуын күрсәткән ике генә приказга күз салыйк. Мәсәлән, 1937 елның 30 июлендә СССР НКВДсы тарафыннан чыгарылган 00447 номерлы приказда Татарстан буенча барысы 2000 кешене репрессияләү планы җиткерелә. Приказда репрессияләрне бишенче августта башлап, дүрт ай эчендә төгәлләргә кирәклеге турында әйтелә. Бу елны беренче этапта беренче категория буенча - 500, икенче категория буенча 1500 кешене репрессияләү планы бирелә. 1937 елның 15 августында чыгарылган 00448 номерлы приказда исә "халык дошманнары"ның гаилә әгъзаларын репрессияләүне шушы елның 25 октябренә төгәлләргә кушыла. Приказда һәр өч көн саен эш барышы турында доклад ясап барырга кирәклеге турында да искәртелә. Һәр ике приказ да НКВДның халык комиисары Николай Ежов тарафыннан имзаланган. 1939 елның 10 гыйнварында исә Сталин тарафыннан обком, крайком, Компартиянең Үзәк Комитетына, НКВДның халык комиссарына, НКВД идарәләренә "аеруча серле" исеме астында шифрограмма җибәрелә. Анда халык дошманнарына физик тәэсир итүне рөхсәт итәргә диелгән. Планның үтәлеше турында көндәлек белешмә алып барылган.

Шушы приказлар һәм хатлар нигез итеп алынып, Теләче төбәге буенча 340 кеше репрессияләнгән һәм төрле срокларга төрмәгә ябылганнар яки атып үтерелгәннәр. Еш кына бу елларда репрессиянең аеруча татар халкына кагылуы турында язалар. Ләкин түбәндәге фактлар явызлыкның милләте булмавын дәлиллиләр. Теләче районында рус авылларында бу саннар күбрәк тә әле. Мисал өчен Әбдедә - 38, Шармышта - 35 кеше репрессияләнгән булса, Күкчә, Орымширмә авылларында берәр, Теләче авылында 17 кешегә халык дошманы мөһере сугылган. Гаепләүләрнең күбесе бертөрле: Совет властена, колхоз төзелешенә каршы агитация. Арада авыл кешесенә бөтенләй аңлашылмый торган гаепләүләр дә бар: троцкийчы, немец шпионы һәм башкалар. Ә Шәтке авылыннан Садыйк Исмәгыйлев Япония шпионы булуда гаепләнә.

Репрессия елларында йорт-җирсез, мөлкәтсез калдырылган кешеләрнең репрессия корбаннары исемлегенә кермәүчеләре әле дә бар. Тарих безгә сабак булсын, репрессия корбаннарын искә алу көнендә алар алдында тагын бер кат башыбызны иеп, Ходаем үзең сакла дип, дога кылыйк.

Реклама

Сәлмән Гыйльмиев. Теләче авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: