Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Өстәмә ярдәм юк

5 август көнне РФ Дәүләт Думасына бер мандатлы Үзәк сайлау округыннан депутатлыкка кандидат Иршат Минкин Казан шәһәренең Совет районында урнашкан Царицино бистәсе халкы һәм территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу барышында халык бистәдә алып барылган төзекләндерү эшләрен һәм инфраструктура үсешен уңай бәяләп, территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең дәүләттән өстәмә финансланмавы турында...

5 август көнне РФ Дәүләт Думасына бер мандатлы Үзәк сайлау округыннан депутатлыкка кандидат Иршат Минкин Казан шәһәренең Совет районында урнашкан Царицино бистәсе халкы һәм территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу барышында халык бистәдә алып барылган төзекләндерү эшләрен һәм инфраструктура үсешен уңай бәяләп, территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең дәүләттән өстәмә финансланмавы турында әйттеләр. Бу очракта иҗтимагый фикер ияләре әйтүенчә, авыл һәм бистәләр кебек, территориаль иҗтимагый үзидарәләрне дә, билгеле бер регламент һәм күләм нигезендә, дәүләт өстәмә финансларга тиеш. Кызганыч, әлегедәй мөмкинлек шәһәр бистәләре өчен юк дәрәҗәсендә. "Царицынский бугор" территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Вячеслав Прокофьев очрашу барышында: "Моның өчен Казанның барлык районнарында да, бистәләрендә дә референдум үткәрелү шарт. Без үзара салым акчасын җыйсак та, канун нигезендә дәүләт ярдәмен ала алмыйбыз", - дип белдерде. Мәсәлән, Бәхетле бистәсендә яшәүче берәү үз хисабына балалар мәйданчыгы төзеткән, Кулагинская урамын төзекләндергән. Хәзер зур сквер булдырырга тели икән. Тагын берәү үз акчасына Звездная урамына асфальт юл түшәткән. Бистә дәүләттән бернинди дә өстәмә акча алмаган. Югыйсә, ярдәм булса бик тә ярап куясы.

- Безнең киләчәк җирле үзидарәләрдә, аларны һәрьяклап кызыксындырырга кирәк, - ди Иршат Минкин.

Язманы матбугатка Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев