Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Субаш авылында гомер итүче Лазарева Зинаида Владимировнага да 90 яшь тулды

Районыбызда өлкән яшьтәге әби-бабайларны юбилейлары белән тәбрикләү күркәм традициягә әйләнде. 14 октябрь көнне Субаш авылында гомер итүче Лазарева Зинаида Владимировнага да 90 яшь тулды. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы менә инде тугыз ел сеңлесе Раиса тәрбиясендә яши. Үз аякларында хәрәкәтләнә, хәтере яхшы, укыткан барлык укучыларын да хәтерли. -...

Районыбызда өлкән яшьтәге әби-бабайларны юбилейлары белән тәбрикләү күркәм традициягә әйләнде. 14 октябрь көнне Субаш авылында гомер итүче Лазарева Зинаида Владимировнага да 90 яшь тулды. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы менә инде тугыз ел сеңлесе Раиса тәрбиясендә яши. Үз аякларында хәрәкәтләнә, хәтере яхшы, укыткан барлык укучыларын да хәтерли.
- Тормыш иптәшем Иван Максимович белән тату гомер кичердек. Ул да педагог иде. Безнең гомер Баландыш авылында үте.Ул үлгән көнне сеңлем үзләренә яшәргә алып китте, - дип яшьле күзләрен сөртә юбиляр.
17 яшендә эшли башлаган, Зинаида Владимировна лаеклы ялга чыккач та, 58 яшенә кадәр фәннәр патшалыгы математикадан белем бирә. Эшләгән елларын яратып искә ала ул. Әнә гомер бәйрәмендә дә үзен район җитәкчелеге котларга килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Баландыш авылы җирлеге башлыгы Рәшит Йосыпов юбилярга изге теләкләрен җиткереп, озын гомер, саулык-сәламәтлек теләде.
Лилия Шәйхиева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X