Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче районы суды хезмәткәрләре Казанда чаңгы ярышларында катнашып кайтты

2017 нче елның 4 март көнне Казан шәһәренең «Динамо» чаңгы базасында Татарстан Республикасы суд хезмәткәрләре арасында ел саен үткәрелә торган чаңгы ярышлары үтте. Әлеге ярышларда Татарстан Республикасы Югары Суды, Татарстан Республикасы Конституцион суды, Татарстан Республикасындагы Суд департаменты, Идел буе округы Арбитраж суды, шәһәр, район һәм җәмәгать суды хезмәкәрләре катнашты. Әлеге...

2017 нче елның 4 март көнне Казан шәһәренең «Динамо» чаңгы базасында Татарстан Республикасы суд хезмәткәрләре арасында ел саен үткәрелә торган чаңгы ярышлары үтте. Әлеге ярышларда Татарстан Республикасы Югары Суды, Татарстан Республикасы Конституцион суды, Татарстан Республикасындагы Суд департаменты, Идел буе округы Арбитраж суды, шәһәр, район һәм җәмәгать суды хезмәкәрләре катнашты. Әлеге бәйгедә безнең Теләче район суды һәм җәмәгать судьясы хезмәткәрләренең командасы «Фемида-Тюлячи» исеме астында катнашты.

Бәйгене Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И. Гилазов, Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе житәкчесе З.М. Салихов, Татарстан Республикасы судьялар Советы рәисе Р.Ф. Гафаров тантаналы рәвештә ачып жибәрделәр һәм барлык катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Катнашучылар 4 төркемдә ярышты: ир - ат судьялар, хатын-кыз судьялар, ир - ат суд хезмәткәрләре, хатын-кыз суд хезмәткәрләре. Чаңгы ярышлары эстафета белән тәмамланды.

Ир-ат судьялар төркемендә Теләче район суды рәисе Р.Г. Бикмиев, ир-ат суд хезмәткәрләре төркемендә - судның администраторы И.Р. Гарипов, хатын-кыз суд хезмәткәрләре төркемендә - жәмәгать судьясы консультанты О.В. Романова катнаштылар.

Нәтижә буенча жәмәгать судьясы консультанты Романова Ольга үз төркемендә 2 нче урынны яулап, кубок, медаль һәм диплом белән бүләкләнде. Ярыш оешкан төстә үтте, җанатарларны һәм катнашучыларны кыр кухнясы боткасы һәм тәмле кайнар чәй белән сыйладылар. Барлык катнашучылар уңай тәэсирләр белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев