Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Суда батуга эссе көннәр гаеплеме?

Җәй артык кызу булгангамы, башка сәбәплеме, быел суда батып үлүчеләр саны күп булды. Узган ел суда 72 кеше (5 бала) батып үлсә, агымдагы елда 81 (10 бала!) үлем очрагы теркәлгән. Яши генә башлаган балаларның якты дөнья белән хушлашуы аеруча йөрәкне телгәли. Ә эссе көннәр әле дәвам итәчәк, димәк, халык янә...

Җәй артык кызу булгангамы, башка сәбәплеме, быел суда батып үлүчеләр саны күп булды. Узган ел суда 72 кеше (5 бала) батып үлсә, агымдагы елда 81 (10 бала!) үлем очрагы теркәлгән. Яши генә башлаган балаларның якты дөнья белән хушлашуы аеруча йөрәкне телгәли. Ә эссе көннәр әле дәвам итәчәк, димәк, халык янә су буена агылачак. Үлем-китем очракларын ничек туктатырга?

"Бу мәсьәлә буенча ТР Президенты белән фикер алыштык. Рөстәм Миңнеханов мәктәптә белем алучы 7-10 яшьлек укучыларны йөзәргә өйрәтү тәкъдиме белән чыкты. Шөкер, республикада бассейннар җитәрлек. Шулай булгач, балаларны йөзәргә өйрәтү буенча кыенлыклар туарга тиеш түгел. Балалар белән шөгыльләнергә кирәк", - дип фикерен белдерде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республикадагы идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Бүгенге көндә республиканың 6 районында (Чаллы, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чистай) балаларны бассейнда, шул исәптән физкультура дәресләрендә бушлай йөзәргә өйрәтәләр. Әмма бу гына аз. Мәктәптә укучыларны йөзәргә өйрәтүне мәҗбүри кертергә кирәк. Бу фикерне Россиянең Судагы поло федерациясе дә хуплап чыкты.

"Су буенда ял итү урыннарында спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү дә суда батып үлү очракларын киметергә ярдәм итәчәк. Исерек килеш суда коенучыларны административ җаваплылыкка тартырга, һәр баткан очрак, аның сәбәпләре турында җәмәгатьчелеккә җиткерергә кирәк", - диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстанның кече көймәләр буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов. Аның әйтүенчә, барлыгы 34 пляжда һәм су буендагы 376 ял итү урынында патруль төркемнәре эшли. 20 майдан бирле алар тарафыннан 11256 карау-тикшерү башкарылган. 9 яңа ял итү урыны ачыкланган, су коенуга каршы 1009 кисәтү тактасы куелган, 22 коткару посты оештырылган.


Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев