Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Суперканатлар» геройлары Равил Шәрәфиев, Гүзәл Минакова, Элвин Грей тавышлары белән сөйләшә [видео]

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы соравы белән «Суперканатлар» популяр балалар мультсериалы татар теленә тәрҗемә ителде. Геройлар тавышларын Зөфәр Харисов, Равил Шәрәфиев, Гүзәл Минакова, Элвин Грей кебек танылган артистлар яңгыратты.//Азатлык радиосы// Мультсериал министрлык соравы белән Татарстанның телләр үсеше програмы нигезендә тәрҗемә ителде. Әлегә 52 серия татарча яңгырый. Мультфильм геройлары тавышлары Зөфәр...

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы соравы белән «Суперканатлар» популяр балалар мультсериалы татар теленә тәрҗемә ителде. Геройлар тавышларын Зөфәр Харисов, Равил Шәрәфиев, Гүзәл Минакова, Элвин Грей кебек танылган артистлар яңгыратты.//Азатлык радиосы//

Мультсериал министрлык соравы белән Татарстанның телләр үсеше програмы нигезендә тәрҗемә ителде. Әлегә 52 серия татарча яңгырый.

Мультфильм геройлары тавышлары Зөфәр Харисов, Равил Шәрәфиев, Элвин Грей, Гүзәл Минакова, Әбри Хәбриев кебек танылган артистлар авызларыннан яңгырый. Продюсер Рөстәм Сәрвәров сөйләвенчә, проект якынча 2 млн сумга төшкән. «Урыс теленә бөтен популяр мультфильмнар тәрҗемә ителде. Безгә дә әллә кайчан башлыйсы иде. Дөньядагы бөтен популяр мультфильмнарны тәрҗемә итеп балаларга күрсәтер өчен «Үзгәреш җиленең» ярты бюджеты җитәр иде. Мультфильмнар мәңгелеккә калыр, өч көнлек җил булып очып китмәс иде», ди Сәрвәров.

«Суперканатлар» ТНВда да күрсәтеләчәк, барлык серияләре интернетка да урнаштырылачак.

Мультсериал CJ E&M, FunnyFlux, QianQi, Little Airplane Productions һәм EBS ширкәтләре белән берлектә төшерелгән. Рөстәм Сәрвәров сөйләвенчә, чит ил ширкәтләреннән авторлык хокукларын сатып алу авыррак. Бигрәк тә ул дәүләт акчасына булса. «Чит илләр безнең кануннарны аңлап та бетермиләр», ди продюсер.

Ул шулай ук тәрҗемә эшенең авырлыгы турында да сөйләде. «Тәрҗемәне бер төркем кеше ясады. Кайбер сүзләрне үзебезгә уйлап табарга да туры килде. Күп сүзләр онытылган, алар инде сәер яңгырый. Ләкин безгә аларны популярлаштырырга кирәк. Бу журналистлардан да тора», ди Сәрвәров.

«Суперканатлар» мультфильмы Джетт исемле почтальон-очкыч һәм аның дуслары маҗараларын тасвирлый. Мультфильм күңел ачудан тыш, белем бирүгә дә юнәлгән: балаларга төрле илләр һәм шәһәрләр турында сөйлиләр, кызыклы фактлар белән таныштыралар.

2017 елның башында шулай ук мәгариф министрлыгы соравы белән татар теленә «Фикслар» популяр мультсериалының 60 сериясе тәрҗемә ителгән иде. Продюсер Рөстәм Сәрвәров Азатлыкка «Фикслар» проектның бюджеты 2 миллион сум тәшкил итүен сөйләде. Проект Татарстан республикасының телләр үсеше програмы нигезендә финансланган. Тәрҗемә ителгән серияләр интернетка урнаштырылган. Сәрвәров аның дәвамы булачак, диде. 4 декабрьдән мульсериал ТНВ каналыннан көн саен күрсәтелә башлады.

Моңарчы Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы татар теленә «Ирҗан маҗаралары» төрек мультсериалын, совет мультфильмнарын тәрҗемә итүне оештырган иде.

Татар Тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев