Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сыер хәтле хатын алган

Ирем - дүрт малайның иң кечесе. Каенана бер-бер артлы өч малай алып кайткан да туктап калган. Сигез елдан соң гына иремне тудырган. Мин кияүгә чыкканда һәрберсенең икешәр үсеп беткән баласы бар, барысы да шәһәрдә төпләнгән иде. Ике уллары Казанда, берсе Мәскәүдә яши. Ә мин авылдагы төп йортка килен булып төштем....

Ирем - дүрт малайның иң кечесе. Каенана бер-бер артлы өч малай алып кайткан да туктап калган. Сигез елдан соң гына иремне тудырган. Мин кияүгә чыкканда һәрберсенең икешәр үсеп беткән баласы бар, барысы да шәһәрдә төпләнгән иде. Ике уллары Казанда, берсе Мәскәүдә яши.

Ә мин авылдагы төп йортка килен булып төштем. Күрше авыл кызы. Сыер сөте эчеп, авыл каймагы, табак тутырып ит ашап үстем. Шуңа күрә, гәүдәм дә, Аллага шөкер. Мин генә түгел, гаиләдә барыбыз да тазалар, ике апам да эскерт кадәр. Берсен ире "баржа" дип йөртә иде. Аерылыштылар инде.

Кечкенә генә авыл йортының ишеген ачып кердем. Каенана урын өстендә, каената аягында. Башта никах укыттык, аннан туй иттек. Әлбәттә, ике як туганнар да җыелды. Иремнең Мәскәүдәге абыйсы миңа яратмыйча, хәтта җирәнгәндәй карап торды. Аннан энесенә: "Бу ятагыңны алыштыр, ишелеп төшәр", - диде. Дәшмәдем. Ә Мәскәүгә кайткач, хатынының туганнарына: "Энебез сыер кадәр хатын алган, хатыны сыерын бот арасына кыстырып савар инде", - дигән.

Ә мин төгәл бер елдан бала алып кайттым да, тагын да тазардым. Урын өстендә яткан каенанам: "Килен, кыймылдый алмый башлыйсың бит, яшең барган саен бу гәүдәңне өстерәп йөри алмассың", - дип рәнҗетте. Диета дигән әйберләрне белмим дә, утыра да алмыйм, утырмаячакмын да. Ирем дәшми, миңа шул җиткән.

Ләкин мине иремнең туганнары да, каенана белән каената да яратмый. Барысына да симезлегем гаепле микәнни соң? Каенананы мин карыйм. Өстен юам, астын юам. Шәһәрдәге киленнәр кайталар да сандугачтай сайрап китәләр. Бер кичкә кайткач, сайрарсың да шул. Әни дип, чәчләреннән сыйпаган булалар. Нигә берәр атна торып китмиләр, бер тапкыр булса да мунча кертмиләр, киемнәрен юмыйлар? Йә булмаса, берәр ай алып китеп карамыйлар? Каенананы пенсиясе белән бергә биреп җибәрәм! Алайса, беркая да бара алмыйм. Каената да хатын карарлык түгел, ашказаны авырта, суда пешкән ботка ашап кына яши. Анысын да мин пешерәм! Каенанага тавык ашы кирәк! Ирем сарык ите ярата. Бер көнгә йөз төрле әйбер пешерәм. Әле эшлим дә бит мин! Өй җыйган, кер юган да мин. Барыбер яратмыйлар!



Гөлинә Садыйкова

Чыганак: Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев