Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта. Сыерчыклар турында 8 кызыклы факт

Җылы җилләре, ләйсән яңгырлары белән яз килде. Яз башында гына күзәтелә торган бер рәхәт мизгел - ул күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. "Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта", дигән сүз бар...

Җылы җилләре, ләйсән яңгырлары белән яз килде. Яз башында гына күзәтелә торган бер рәхәт мизгел - ул күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. "Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта", дигән сүз бар халыкта.


Сез белә идегезме?


1. Бу кошлар көнгә 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта. Шулай итеп табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарта.

2. Башта ата сыерчык килә. Ул бик матур итеп сайрый, әмма аның җыры моңсурак була. Ә инде ана сыерчык кайткач, алар бергәләшеп илһамланып җырлыйлар.

3. Сыерчык хәтта башка кош булып җырлый ала. Сыерчык башкаруында карга тавышын да, карлыгач черелдәвен, колын кешнәвен һ.б. тавышларны да ишетергә мөмкин.

4. Алар агач куышларында, түбә астындагы уентыкларда, яр карлыгачы ояларында яшиләр. Ә инде кешеләр ясап элгән оялар булса - монысы бигрәк тә шатландыра үзләрен.

5. Ана сыерчык зәңгәрсу йомырка сала. Сыерчык балаларының авызлары зур, томшык читләре сары төстә була. Караңгы ояда аларны әти-әниләре шул сары томшыкларыннан таба. Бу чорда сыерчык концертлары туктап тора, чөнки аларның балаларын ашатасылары бар.

6. Галимнәр күзәтүенчә, сыерчыклар балаларына һәр ике минут саен җим китереп тора икән.

7. Очып баручы сыерчык көтүе үзенең оешканлыгы белән күпләрне гаҗәпләндерә. Көтү эчендәге меңләгән сыерчык барысы берьюлы хәрәкәтләнә, мәтәлчек атынып очыш хәрәкәтләрен үзгәртә. Әлеге кошларның мондый бердәм хәрәкәт тудыра алу мөмкинлекләрен бер галимнең дә аңлата алганы юк.

8. Сыерчыклар берничә төрле була: брамин сыерчыгы, кызыл томшыклы сыерчык, гади сыерчык, чуар сыерчык, ал сыерчык, соры башлы сыерчык һ.б.


Безнең халыкта сыерчыклар турында җырлар, шигырьләр, сынамышлар бар.

- Сыерчык килгәндә чуар булса, карабодай уңар.
- Сыерчыклар иртә килсә, сабан ашлык уңа, соң килсә - арыш уңа.
- Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык булыр.



Сыерчыклар турында шигырьләр

Яз килә


Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
Бик күңелле тышта:
Кар эри, боз китә.
Чабышып йөриләр
Малайлар бер читтә.
Эх, суга керсәң, ә!
Чупырдап йөрсәң, ә!
Ярамый, орыша
Әниләр, күрсәләр.
Чыпчыклар түбәдә
«Чыр-чыр-чыр» киләләр,
Ә сайрый белмиләр
Бернинди көйгә дә.
Бер тавык: «Кыт-кыт, - ди, -
Без язга чыктык, - ди, -
Йомырка салдым мин,
Син дә сал, чыпчык», - ди.

(Бари Рәхмәт)


Минем кунагым


Зур бер бүләк алган сыман,
Чын күңелдән куандым:
Сыерчык килде, сыерчык,-
Сагынып көткән кунагым.
Хәзерләнеп тордым күптән
Каршыларга дип аны.
Әнә ничек яраткан ул
Мин ясаган ояны.
Тирәсендә очып йөргәч,
Кереп эчен карады.
Яңа өен котлагандай,
Матур итеп сайрады.

(Әнәс Кари)


Сыерчыкларны, элекке кебек, оя ясап каршы алучылар саны сирәгәя бара. Таш калада алар күпме генә тырышса да, үзенә оя корырлык агачны сирәк таба икәнен истән чыгармыйк. Сүз уңаеннан, кошлар өчен ясалма оялар беренче тапкыр нәкъ менә безнең илдә барлыкка килгән. Данлыклы сәяхәтче Петр Симон Паллас Русия крестьяннарының сыерчыклар өчен, агач кайрысыннан цилиндр рәвешендә оя ясавы турында үзенең сәяхәтнамәләрендә дә яза. Без, гадәттә, кош ояларын язгы чорда куярга кирәк дип уйлыйбыз. Орнитологлар исә бу эшне елның теләсә кайсы фасылында башкарырга киңәш итә. Ә иң яхшысы - көзге чорда элү икән. Бу эшнең дә кайбер үзенчәлекләрен белеп башкарсак файдалы булыр дип ышанабыз.


- Кошлар артык купшы "өй"ләрне яратып бетерми икән. Оялары 2-2,5 см калынлыктагы кипкән тактадан эшләнгән булса яхшы. Иң мөһиме: тактаның эчке ягы шомартылмаган булырга тиеш.

- Картон, фанер, пластмассадан кош оясы ясарга ярамый. Бу материаллар тавыш үткәрүчән, салкын көннәрдә ояда салкын, бик эссе вакытта артык кызу булачак. Мондый ояларның эчке ягы кош тырнаклары өчен уңайлы түгел. Алар өчен кытыршы өслек кирәк.

- Ояның биеклеге 35 сантиметрдан ким булмаска, киңлеге - 20 см, "ишеге"нең диаметры 5 см итеп ясалырга тиеш.

- Гадәттә, ояларны теләсә кайсы урынга эләргә ярый дип уйлыйбыз. Баксаң, кошлар үзләренә куыш эзләгәндә кешеләргә караганда да таләпчәнрәк икән. Кеше һәм машиналар күп йөри торган җиргә урнаштырылган ояны алар яратмыйлар. Тыныч урын сайлау отышлы.

- Кош оясын артык түбән һәм артык биек итеп тә эләргә ярамый. 2-3 метр биеклеккә генә эләсез икән, бала очырганда, мондый ояны песи сагалап торачак. Артык биек булса, баласын ашатканда, кошның өскә күтәрелгәндә хәле бетәчәк. Орнитологлар ояны 3-8 метр биеклеккә эләргә киңәш итә.

- Ояны ялгызы торган агачка, кояш төшә торган җиргә эләргә кирәк. Аны төньякка яки төньяк-көнчыгышка каратып элү дөрес түгел. Бу яктан салкын җил исеп торачак. Шуңа күрә сыерчыклар көньякка, көнчыгышка карап торганына өстенлек бирә.

- Орнитологлар сыерчык оясын агачка йомшак тимерчыбык белән яхшылап бәйләргә киңәш итә. Ояны бераз гына алга авыштырырга тырышыгыз. Бу кар, яңгыр керүдән саклаячак.

- "Йорт"ларны бер-берсенә якын кую да дөрес түгел. Ояларның ераклыгы бер-берсеннән 30-40 метрдан ким булмасын.

- Ояның тышкы ягын агач кәүсәсе кебек төсләргә буярга була. Ә менә башка төсләр кошларны куркытырга мөмкин.

- Кош оясын йорт тирәсенә, бакчаларга кую үзегез өчен дә файдалы булачак. "Канатлы дуслар"ыгыз бакчадагы корткыч­ларны чүпләячәк. Онытмагыз! Пар сыерчыклар чирек миллион корткычны юк итәргә сәләтле.

Энҗе НОГМАНОВА эзерләде

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X