Теләче Информ

Сыгылып кил, әмма сынма

...Кичке дүртләр тирәсендә никтер йөрәк пырдымсызлана башлады. Аш пешереп йөргән җиремнән хәлсезләнеп урындыкка утырдым. Өйдәгеләрне ашарга утыртыйм да, бераз ятып алыйм дип уйлап кына куйдым - телефон чылтырады. Иптәш хатын икән. Тотлыга-бутала улының әбәт вакытында чыгып китеп әйләнеп кайтмавы, телефоны җавап бирмәгәч, дус егетләрен гаражларына җибәрүе, бераздан егетләр гаражның бикле...

...Кичке дүртләр тирәсендә никтер йөрәк пырдымсызлана башлады. Аш пешереп йөргән җиремнән хәлсезләнеп урындыкка утырдым. Өйдәгеләрне ашарга утыртыйм да, бераз ятып алыйм дип уйлап кына куйдым - телефон чылтырады. Иптәш хатын икән. Тотлыга-бутала улының әбәт вакытында чыгып китеп әйләнеп кайтмавы, телефоны җавап бирмәгәч, дус егетләрен гаражларына җибәрүе, бераздан егетләр гаражның бикле икәнен, ә машинаның гараж алдында торуын хәбәр итүләрен әйтте, үзен шунда алып баруыбызны үтенде. Ирем, мине ярты сүздән аңлап, машинаны алырга йөгерде, мин, кабаланып, тынычландыргыч дарулар җыйдым. Шәһәрдән читтә урнашкан гаражга 15-20 минут чамасы барган вакытта үзем ахирәтемне "чәүчәләк" дип орышам, үзем әле бер дару, әле икенчесен каптырам, чөнки бәла, авыр хәсрәт килгәнен аңлаган идем инде.

Эчтән бикле гаражны запас ачкычлар белән ачып җибәргәч, җан дустымның: "Балам!" - дигән илерү авазы лабиринт төсле гараж урамнарына гына сыешырлык түгел иде. Һәрчак ачык йөзле, көр-киң күңелле, аралашучан, олыны - олы, кечене кече иткән, әти-әнисе өчен өзелеп торган егетебез үз-үзенә кул салган! Моңа ышану мөмкин түгел иде! Милиция килеп тикшерү үткәргәннән соң да, "Җүнләп карамадылар, тәгаен кемдер мәҗбүр иткән аны бу адымга!" - дигән уй миемне бораулады. Язу-мазар да табылмагач, уйлап-уйлап та һичбер сәбәбе күренмәгәч, барлык дуслары, йөргән кызы да: "Бары да яхшы иде бит!" - дип тәкрарлагач, күз алдымда үсеп егет булган, дуска-туганга искиткеч ярдәмчел, гаять нечкә юмор хисле яшь җанның үз теләге белән, үз куллары белән гомерен өзүенә ничек ышанасың ди?! Олы улымнан ике яшькә генә өлкәнрәк һәм минекеләргә үз абыйларыдай кебек иде ул. Телефоныма да аның номерын исеме белән түгел, ә "олы улым" дип язып куйганнар иде улларым. Юкка-барга кәефләре төшкәнен күрсә дә: "Тапкансың проблема!" - дип, чын ирләрчә күңелләрен күтәрә белә иде ул аларның.

"Бәбкәм, бердәнберем... Мине уйлый алмадың мыни?!" - дип ыңгырашкан Ананың башын күкрәгемә кысып, сулкылдавымны тыярга тырышып, мең сорауга җавап эзләп бәргәләнәм.

Олы йөрәкле әнисе һәм "Надежда" тернәкләндерү үзәге белгечләре ярдәме белән Дамирыбыз ДЦП дигән диагнозны җиңеп яшәргә өйрәнде. Укып, менә дигән һөнәр үзләштерде, эшкә урнашты, анда да хөрмәт казанды, машина алып җибәрде. Мин: "Түзәр хәл калмады, тизрәк синең туйда типтереп биисе килә!" - дип сүз башласам, дөньяларны яңгыратып көлә дә: "Түз, түз, апа! Тиздән, Алла боерса! Энекәшләрдән алдарак өлгерәсе иде бит инде", - дия иде. Кая барса - шунда дуслар таба белә торган асыл сыйфаты, әнисенә карата кайгыртучанлыгы белән сокландыра, бәйрәмнәрдә исә һәммәбезне иң беренче булып Дамир котлый иде...

Әнә бит, яхшы чалбарын салып, пөхтәләп төреп, пакетка тыгып куйган да, эш киемнәрен киеп, нидер эшләгән... Моңарчы эшендә бераз гына тоткарланса да: "Әнием, борчылма! Тиздән кайтып җитәм!" - дип хәбәр сала торган егет ник ярты көн буе әнисенә җавап бирмәгән? Без килгәндә әле суынып та өлгермәгән иде бит. Ник соңга калдык та, ни уйлаган бу бала?! Әллә шул бер аягына сизелер-сизелмәс кенә аксабрак басуыннан да кимсенә иде микән? Әтисенең яшел елан белән дуслыгына, холыксызлыгына, эшләми йөрүенә бик борчыла иде - анысы да мондый адымга алып барырлык сәбәп түгел кебек. Күңелендәге борчуларын ничек яшереп йөртә белде икән?

Соңыннан газеталардан укып, ноябрьнең шул атнасында бер Түбән Кама шәһәрендә генә дә 5 ир-егетнең үз теләге белән дөньядан киткәнлеген белдем. Ел башыннан, гомумән, шушы кечкенә генә шәһәрдә 61 кеше үз-үзенә кул салган. Күбесе - ир-атлар. Димәк, безнең көчле җенес вәкилләребез бары физик яктан гына көчле хатын-кызлардан. Куркыныч саннар. Уйланырлык фактлар. Үзен дә, дөньяны да аңламый киткән күпме җаннар, шулкадәрле үк кайгы-хәсрәт...

Динебез Аллаһы биргән гомердән баш тартуны олы гөнаһ ди. Нинди генә бәла-казаларга, авыр хасталарга тарыса да, адәм баласы теше-тырнагы белән тормышка ябышырга тиеш. Тик ни өчен соң өрлектәй ирләр, әле яши генә башлаган балалар бу якты дөньядан китәргә ашыга? "Денсезлектән, һичшиксез!" - дияр үзенә мондый хәсрәт кагылмаган берәве. Без өйрәнгән бит инде үз каланчабыздан торып фикерләргә, башкаларның гамәлләрен үзебезчә бәяләргә, әйтерсең лә, берәребезнең мондый бәладән гарантиясе бар. Мин бу юлларны юкка язмыйм, чөнки хәсрәтеннән тораташтай каткан дустыма ниндидер гайбәт, нахак җиткерүчеләр, килделе-киттеле киңәшләре белән тыкшынучылар да табылганын күреп шаккаткан көннәрем...

Бу көннәрдә нидер аңларга теләп, психология буенча китаплар актарам, интернеттан кешенең үз-үзенә кул салу, ягъни суицидның сәбәпләре турында төрле белгечләрнең фикерләрен укыйм. Җавап кына һаман юк. Миңа калса, кеше күңеле һаман карурман булып кала фән өчен.

Кешенең үз гомерен чикләвен ике төргә бүлеп карый икән белгечләр: чын (парасуицид) һәм демонстратив (псевдосуицид) суицидлар. Беренчеләре якыннарын шок хәлендә, билгесезлектә калдырып, алдан яхшылап уйланылган адым ясаса, икенчеләренең гамәле - "ярдәм сорап инәлү", үзенә башкаларның игътибарын җәлеп итү өчен. Замана афәтенә әйләнгән бу күренешнең тагын бер төре - яшерен суицид барлыгын да искәртәләр суициологлар. Тормыш өчен куркыныч икәнен белә торып, бернинди экипировкадан, ягъни махсус җайланмалардан башка экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү, "кайнар нокта"ларга китү, юл хәрәкәтләрен санга сукмыйча автомобильләрдә урам узышлары оештыру - шул ук гомер белән уйнау түгелмени? Ә белә торып үз-үзләрен акрын үлемгә дучар иткән тәмәкечеләр, эчкече-наркоманнар? Уйлап карасаң, илебез тулы үзен-үзе үтерүчеләр икән ләбаса!

Аракы колына әйләнгән кайбер кешеләр үз-үзләрен үтерү белән янап, якыннарын куркытып, гомер буе үз кубызларына биетеп яшиләр.Үлем белән шаярма, уеннан уймак чыга диләр бит. Махмырдан 50 грамм салып бирмәгән өчен хатынын өркетеп бер тыга башын элмәккә абзый, ике тыга, өч тыга... Көннәрдән беркөнне бүреген элә торган кадакка асылынган гәүдәсенә тап булалар тегенең. Өлкәннәр мондый очракларда шайтан ярдәм итә дияләр иде.

Соңгы елларда эшкә урнаша алмау яки эш урыннарында кимсетелү, эзәрлекләнү аркасында суицид очраклары күбрәк теркәлә башлаган. Югыйсә, махсус җәберләүләр өчен "суицидка этәрү" дип җинаять җаваплылыгына тарту каралган булса да, чиновникларның башбаштаклыгы җәзасыз кала бирә. Ник дигәндә, барлык рәнҗү-үпкәләрен үзе белән алып китә мәрхүм, гаиләсенә кыенлык килмәсен ди, каядыр барып яклау табу мөмкин түгеллеген белгәнгә, карга күзен карга чукымый дип исәпләп, бу гаделлек мәңге урнашмаячак дөнья белән хушлаша ул. Ә теге бәндә яши, әле хәйрия эшләрендә катнашкан була, савап җыя...

Реклама

Кешеләрнең бер-берсенә карата мәрхәмәтсезлеге, әйтик, кемнеңдер физик кимчелегеннән көлү, мәсхәрәләү, көчләү, кыйнау, нахак ягу, шантажлау да кешене аффект, ягъни үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә китереп, соңгы адымны ясарга мәҗбүр итәргә мөмкин.

14-24 яшьлек үсмерләр һәм яшьләр үлемендә иң зур өлеш суицидка туры килә диләр. Күпчелек очракта җавапсыз мәхәббәт дигәннәре алга таба яшәргә комачаулаучы булып тора. Шулай ук наркотиклар куллану, эчкечелек, әти-әниләр белән аңлаша алмау, яшьтәшләре белән низаглар, үзен ялгыз хис итү, җенси уңышсызлыкка дучар булу һәм башка сәбәпләр дә яшьләргә муеннарына элмәк кидертә. Әти-әниләре яңа телефон алып бирмәгән өчен биек йорт түбәсеннән аска ташланган үсмер кыз, укытучысы белән сүзгә килгәч, поезд астына ташланган малай шул рәвешле өлкәннәргә "сабак" бирделәрме икән?

Үз-үзләрен үтергәннәрнең өлкәнрәкләре арасында яман авыруга тарыганнар, эчкечеләр, гаилә җәнҗаллары корбаннары, матди проблемаларны чишә алмаучылар күпчелекне тәшкил итә икән. Соңгы елларда банклардан чамасыз кредит алып "янганнар", тырышып-тырмашып та бу заманга яраклаша, үз урынын таба алмыйча төшенкелеккә бирелгәннәр үз-үзләренә кул сала.

Элегрәк суицид - психик тайпылыш нәтиҗәсе дип исәпләнсә, хәзерге табиб-психиатрлар, психотерапевтлар киресен дәлилли. Үз-үзеңә кул салу акылсызлык билгесе түгел диләр, күп очракта сау-сәламәт кешеләр үз иреге белән дөньядан китә икән. Килеп туган кыенлыктан чыгу юлын күрмәү, озакка сузылган депрессия гомер белән исәп-хисапны өзүгә китерә диләр.

Кеше күңеле - пыяла, сак булмасаң уала дип, юкка әйтмиләр. Кеше психикасы бик катлаулы нәрсә, шуңа да белгечләр арасында капма-каршы фикерләр белдерүчеләр дә күп. Берәүләре якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, әгәр туганыгыз-дустыгыздан үз-үзен үтерү, дөньядан тую турында ишетсәгез, сәбәпләрен ачыклагыз, ярдәм итү чараларына керешегез, ягъни, караңгы уйларын куарга, һәр проблеманы чишеп булганын төшендерергә тырышыгыз диләр. Әти-әниләргә яшь кеше бөтен уйларын да ачып салмый, шунлыктан дусларының уяулыгы, бер-беренә игътибарлылыгы таләп ителүен искәртәләр. Икенчеләре исә соң чиккә җиткән кешегә "мораль укый" башлау, намуска чакыру, якыннары каршында бурычлары турында акыл сату син көткән нәтиҗәне түгел, бөтенләй кире эффект бирергә мөмкинлеге турында әйтәләр. Ягъни, кеше тагын да ярсырга һәм ниятләгәнен тизрәк тормышка ашырырга тырышачак.

Өлкәннәребез: "Без нинди генә авырлыклар аша үтмәдек, әмма башыбызны элмәккә тыкмадык!" - диячәкләр. Алар да хаклы, тик һәр замананың үз авырлыгы диясе дә килә. Диннән ераклашуыбыз, иман, рух байлыгы саегу турында әйтүчеләр дә мең кат хаклы.

...Дамирны соңгы юлга озатканда аның белән тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнгән инвалид егетләр дә бар иде. Күзләрендә шулкадәр олы хәсрәт, сагыш, гаҗизлек ярылып ята иде аларның. Тормышларының һәрбер көне батырлыкка тиң бу егетләр сау-сәламәт көе дә төшенкелеккә бирелүчән яшьтәшләренә нинди өлге. Минем аларны юатасым, яралы күңелләренә ныклык бирәсем килде. Дөньядагы бер генә проблеманың да, матди байлыкның да, үзен өзелеп сөйгән кешегә төкереп кенә караган кызларның да Әниләр битеннән тәгәрәп төшкән бер бөртек яшькә дә тормавы турында әйттем. Аңладылар микән алар шуны? Аңласыннар иде берүк.

Дамирыбыз бер якынының туган көненә җибәргән соңгы смс юлламасында: "Не склоняйся рябиной, если грянет беда..." - дип язган. Ә бәлки шартлап сынганчы миләш кебек бөгелүең хәерлерәктер?

Раушания ШӘЯХМӘТОВА.

Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: