Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сыйфатлы яшелчә орлыкларын сатып алу буенча киңәшләр

Яз җитү бакчачылар өчен бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр чоры җиткәнен аңлата. Март кояшы җылы нурларын җиргә сибә башлау белән бакча эшләре әкрен генә башланып китә. Орлык сайлаган вакытта нәрсәләргә игътибар бирергә, ниндирәк орлык сайларга кирәк? Бу сорау белән без Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт тикшерүчесе Мөдәрис Габделхәй улы Фәттаховка мөрәҗәгать иттек: -...

Яз җитү бакчачылар өчен бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр чоры җиткәнен аңлата. Март кояшы җылы нурларын җиргә сибә башлау белән бакча эшләре әкрен генә башланып китә. Орлык сайлаган вакытта нәрсәләргә игътибар бирергә, ниндирәк орлык сайларга кирәк? Бу сорау белән без Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт тикшерүчесе Мөдәрис Габделхәй улы Фәттаховка мөрәҗәгать иттек:

- Яз җитү белән бакчачылар яшелчә орлыгын сатып алу, аны үстерү белән мәш килә башлыйлар. Орлык сайлаганда орлыкның сыйфатын, дәүләт селекция күрсәткечләренең реестрына кергәнме, саклану срогы чыкмаганмы, без яши торган регион өчен яраклымы икәнен белергә кирәк. Чит регионнан кергән орлыкларда карантин чүп үләннәре булу очрагы күзәтелә. Бакчаларга куркыныч чүп үләннәре кермәсен өчен орлык сата торган сәүдә ноктасында сатыла торган орлыкта карантин чүп үләннәре юк, дигән документ (акт фитосанитарного контроля) булырга тиеш. Әлеге мәсъәлә буенча сорауларыгыз калса шалтыратыгыз, телефон: 8-843-27-76-92-6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев