Теләче Информ

«Сөюдән янган йөрәктә күптән инде башка берәү. Аңла, якын дустым, кичер, оныт!..»

Бу классташым - уеннарда мине яклаучы, кирәк чакта ярдәмче дә, мәктәпкә дә көн саен диярлек бергә бара идек, кайтканда да - бергә. Кайвакыт безгә якын дустым Гөлҗиһан гына кушыла. Кыскасы, аерылгысыз якын дуслар идек. Өчебез дә бик яхшы укыдык, җәмәгать эшләрендә актив булдык. Гомәр әтисеннән калган кыңгыраулы гармунда уйнады, Гөлҗиһан...

Бу классташым - уеннарда мине яклаучы, кирәк чакта ярдәмче дә, мәктәпкә дә көн саен диярлек бергә бара идек, кайтканда да - бергә. Кайвакыт безгә якын дустым Гөлҗиһан гына кушыла. Кыскасы, аерылгысыз якын дуслар идек. Өчебез дә бик яхшы укыдык, җәмәгать эшләрендә актив булдык. Гомәр әтисеннән калган кыңгыраулы гармунда уйнады, Гөлҗиһан белән без җырладык. Дустымның әтисе Сәхап абый Мәскәүдән патефон алып кайтты. Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова пластинкаларыннан җырлар өйрәнеп, соңрак авылдашларга концертлар да куя башладык. Яңа җырлардан мин "Умырзая"ны яратып башкара идем.

Гомәр - чибәр, җор телле, тапкыр сүзле егет, Хуҗа Насретдин мәзәкләрен сөйләп көлдереп, эчне катырып бетерә иде. Өйдә әнисенең төп таянычы. Хуҗалык эшләрен кырып-себереп алып баручы классташыбыз ничек вакыт җиткергәндер - сабакташлар арасында иң күп әдәби китап укучы да ул иде. Барыбыз да мәктәпне тәмамлагач, укуны дәвам итү турында хыялландык, Гомәрнең баянда уйнарга өйрәнәсе, авылдашыбыз Фәйзулла Туишев кебек гармунчы буласы килде.

Чыгарылыш кичәсе, аерылышу, саубуллашулар… Кичәдән Гомәр белән икәү генә кайттык. Күл буенда йөрдек, мәктәп елларының кызыклы мизгелләрен искә төшердек. Күл өстенә иелгән тал яфраклары, суга төшкән ай нурлары, тирә-юньнең матурлыгы күңелләрне әсир итеп, шактый гына сүзсез торгач, Гомәр кыяр-кыймас кына сүз башлады: "Үссен әле дип әйтмичә йөргән идем, син миңа күптән ошыйсың, гел синең турында гына уйлыйм", - диде һәм туктап калды. Аннан: "Ничек аңлатыйм икән, кыскасы, тамактан чумар үтми", - димәсенме?! Мин, һәрвакыттагыча, кычкырып көлеп җибәрдем. Тагын шаярта! Егетләр кызларга мәхәббәтне шулай аңлата микәнни?! Яшьлек җүләрлеге димә инде, шунда Гомәргә: "Егетем бар", - дип әйтеп ташладым (нинди эчкерсез күңел түреннән чыккан сүзләр икәнен тора-тора гына аңлыйсың икән). Чынлыкта, армиядән бер авылдаш хат яза иде. Авыр солдат тормышында азрак юаныч булсын дип, сирәк кенә мин дә җавап язгалыйм, яшьтәш кызлардан да калышасы килми, алар да шундый хатлар ала иде бит. Шул көннән Гомәр белән тормыш юлларыбыз аерылды. Язмыш җилләре мине авылымнан гомерлеккә алып китте. Хыялым - әтием кебек укытучы булу иде. Казан педагогия институтына укырга кердем. Дусларым гына хыялларын тормышка ашыра алмадылар (ул чакта колхозчыларның паспорт алуга хокукы юк иде). Гөлҗиһан сыер савучы булып эшли башлады, Гомәр, курслар тәмамлап, тракторга утырды.

Мине исә шау-шулы студент тормышы бөтереп алды: төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре, өстәмә белем курслары, спектакльләргә, киноларга йөрү, яңа җырлар өйрәнү… Үзем дә актив - студент советы, факультет профсоюзы комитеты әгъзасы идем. Шул көннәрдә гашыйк булганымны сизми дә калдым. Үзем кебек авылдан килгән курсташыма. Ул да бик актив, укуда да беренче, матурлыкны да Ходай аңа мулдан биргән иде.

Нинди генә чая, кыю кыз булсам да, бу егеткә яратуымны аңлатырга тәвәккәллегем җитмәде. Аны күргәндә, аның белән сөйләшкәндә туган ләззәтле мизгелләр яшәргә көч тә, дәрт тә өстәде. Аның белән генә бәхетле булырмын сыман. Казан урамнарында кулга-кул тотынышып йөрербез, туйганчы серләшербез әле дип хыялландым. Әмма шундый хыял дәрьясында йөзүче мин генә түгел идем. Күпләрнең татлы йокыларын качырды шул бу егет. Җитмәсә, авылда кызы бар икән дигән хәбәр дә йөрде…

Җәйләрен төрле районнарда студентлар отрядлары составында эшләдек. Авылга кагылып чыгарга да бераз вакыт кала иде. Шулай бер кайтуда, айлы матур кичтә өй турыбыздан берәү "Умырзая" көен өздереп уйнап үтте. Гомәр! Баян алган, уйнарга да өйрәнгән! Онытмаган. Әй, классташ, үткәннәр хатирәсе өермәсен күтәреп, тагын нигә дип йокыларымны качырдың? Сөю утында янган йөрәктә күптән инде башка берәү. Аңла, якын дустым, кичер, оныт инде, оныт!..

Озакламый студент тормышы белән дә хушлаштык. Минем белән бер курста укыган теге егет эшкә кайткан районга мин дә юллама алдым. Икебез дә бер системада эшли башладык. Ул өйләнде. Чыннан да, аны кызы көткән икән. Тирән белемле, булдыклы егетне бик тиз күреп алдылар. Тиз күтәрелде, югары постларда да үзен күрсәтте, зур оешманың мактаулы җитәкчесе булып китте. Үзем дә лаеклы ялга чыкканчы урта буын җитәкчесе булып эшләдем. Курсташ буларак, үзе, гаиләсе белән дә аралашып яшәдек. Аның тормыш иптәше дә уңган-булган хатын, балаларга яхшы ана, сер сыярлык дус та булды. Эш буенча сессия-конференцияләрдә очраша, төрле бәйрәмнәрне бергә үткәрә идек. Олы җыелышларда президиумда ул утырганда аңа гына карап торам, кайвакыт, аның да күңелемә рәхәтлек биргән карашын тоеп, сискәнеп китәм. Бәйрәмнәрдә вальс биергә чакыра, саклык белән генә назлап, җылы кочагына кыса. Ул да миңа битараф булмагандыр дип уйлап куям. Газета, журналларда чыккан фотоларын, аның турында язмаларны җыям. Юксынганда шуларны карап, укып, юанам. Шулай бәхетле гаилә янында гомер әкрен генә үтеп бара. Ялгызлыкта…

Классташым Гомәр бер күрешкәндә: "Сине алыштыра алмаса да, якын дустыңа өйләндем", - дигән иде. Ул минем ахирәтем Гөлҗиһанны сайлады. Аны бәхетле итте, алар өчен сөендем генә, хәтта яратып кына көнләшә дә идем. Дус-тату гаиләләрендә үзләре кебек тырыш, эшчән ике ул, бер кыз үсте. Туганнарының, авылдашларының кадер-хөрмәтен тоеп, бик матур яшәделәр. Аралашып тордык. Оныкларына куанып, шулай тигезлектә яшисе иде дә бит, юк шул, аяусыз әҗәл Гомәрне арабыздан иртәрәк алып китте. Гөлҗиһанның авыр кайгысын уртаклашырга кайттым. Ирен яратып, аңлап яшәде ул. Әле кайчан гына өчәү йөргән күл буйларына төштек, тугайларда йөрдек, үткәннәрне сагынып искә төшереп, озак кына сөйләшеп утырдык. Шунда Гөлҗиһан магнитофон кабызды. "Умырзая"! Йомшак, моңлы тавыш белән баянга кушылып Гомәр җырлый. Иңнәрне-иңгә куеп, Гөлҗиһан белән тыңлап утырабыз, икебезнең дә уенда - ул. Шунда дустым: "Оныта алмады ул сине!"- дип куйды. Шулай булды микәнни? Очрашканда, чыннан да, аның зәңгәр күзләрендәге моң дәрьясына кереп югалгандай була идем. Минем дә истә ул.

Тормыш юлларында балачак, яшьлек еллары мәхәббәтен бераз оныттырырдай кешеләр очраса да, гел истә икән шул ул беренче мәхәббәт. Теге чакта көе белән мине әсир иткән бу җырның тирән мәгънәле сүзләре зәңгәр томаннар артында калган яшьлегемнең матур мизгелләрен яңартты. Рәхмәт аңа! Әйе, сөя белеп тә, бергә була алмаганнар, шул туган як тугайларындагы умырзаялар кебек моңаялардыр. Гомер уза, гүя ул - аккан су. Яшьлектәге мәхәббәт уты сүнми дә, сүрелми дә, аннан көч ала-ала гомер юлларыннан шулай үтәсең дә, үтәсең икән… +

Татарстан яшьләре

Клара САБИРОВА. Сарман.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: