Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Табиблар Илнардан 9 миллион сум акча сораган

Биектау районының Дөбьяз авылында яшәүче Илнар Хәлиуллинга ярдәм кирәк. Бәлагә тарыганнан соң ун елдан артык вакыт узса да, 33 яшьлек егет өметен өзми. Аягына басып йөрү әлегә аның өчен хыял гына булып кала. Ул һич югы кул-аякларын хәрәкәтләндерергә, бер урыннан икенче җиргә күчеп утырырга, гәүдәсен тотарга өйрәнергә тели. Әмма моның...

Биектау районының Дөбьяз авылында яшәүче Илнар Хәлиуллинга ярдәм кирәк. Бәлагә тарыганнан соң ун елдан артык вакыт узса да, 33 яшьлек егет өметен өзми. Аягына басып йөрү әлегә аның өчен хыял гына булып кала. Ул һич югы кул-аякларын хәрәкәтләндерергә, бер урыннан икенче җиргә күчеп утырырга, гәүдәсен тотарга өйрәнергә тели. Әмма моның өчен зур суммада акча кирәк. Чит ил табиблары Илнардан 9 миллион сум акча сораган.

Бәла уйламаганда килеп чыга. Илнарның Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлап, эшкә урнашып йөргән вакыты була. Ике районга эшкә дә чакырып торалар үзен. Егет укыган вакытта Казанда бер сәүдә үзәгендә сакта тора. Фаҗига буласы көнне дә эшен тәмамлап, авылына юл тота. Егетләр белән бергә күрше авылга китәләр. Төнлә белән Илнар икенче авылда яшәүче кызны машина белән озатып куя. Әмма кайтыр юлда аны бәхет­сезлек көтеп тора.
"Ике авыл арасы ерак түгел. Кире кайтканда тау төшәсе. Ул көнне яңгыр пыскаклап тора иде. Машина - юл читенә, мин исә алгы тәрәзәдән чыгып очканмын. Яшь чак бит, тизлек тә зур булгандыр инде. Ярый әле, күрше авылда калган егетләр таудан төшкән машина утының юкка чыгуын күреп, фаҗига урынына килеп җит­кәннәр. Алар "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакыртып, мине хаста­ханәгә озатканнар. Башта районда, аннан соң Казанда яттым", - дип сөйли Илнар.
Авариядә муенының 5 нче һәм 6 нчы умырткалыклары сынган. Табиблар ясаган беренче операция уңышлы чыкмаган. Әмма алар егет­нең күңелен төшермәгән. "Мо­ңарчы бер генә җирем дә авыртмады. Сынганы да булмады. Муен сынган дигәч тә, ярар, 5-6 айдан терелермен әле дип уйладым. Миңа бер генә кеше дә, син йөри алмый­сың, димәде. Әмма хәрәкәтлән­мичә ята башлагач, бу авыруның тиз генә китмәячәген аңладым. Казан хастаханәсендә озак дәва­ландым. Әнә шул чакта тәнемдә яралар барлыкка килде. Әлегә кадәр аларны бетереп булмый. Безгә бу хакта әйтүче дә булмады. Кем белгән инде тән тишелер дип? Ахырдан гына үзебез уңайлы мат­рас эзләп таптык", - ди Илнар. Хәзер ул - I төркем инвалид.
Егет үзенә дәва эзли башлый. Кая гына язып карамый. Танышлары аша Мәскәү, Санкт-Петер­бург табибларына үзенең диагнозын һәм муен сурәтләрен җибәрә. Тик җа­ваплар сөендер­ми: табиблар аңа ярдәм итә алмаячакларын яшерми. Күптән түгел Илнар, үз хәлен аңлатып, чит ил табибларына хат яза. Алар егетнең ни өчен хәзер генә мөрә­җәгать итүенә аптырый. Әмма Илнарга анда барыр өчен акча кирәк. Иң элек муенга операция ясаганчы, тәндәге яраларны төзә­тәсе икән. Бер ярага өч тапкыр операция кирәк икән. Акча­ның зур өлеше әнә шуңа китәчәк.
- Муенга ясаган операция уңышлы чыкса, аякларыма бераз баса алачакмын. Табиблар үз-үземне йөртерлек хәлгә ките­рәбез дип ышандыра. Куллар хә­рәкәт­ләнергә мөмкин, гәүдәм­не йөртеп булачак. Әлегә бит мин кеше ярдәменнән башка борыла да алмыйм, - ди Илнар. - Әле ярый, туганнарым, әти-әнием таш­ламый. Абыем белән энемнең гаиләсе булыша. Таякка таянып кына булса да йөри алсам иде. Мин гел яхшыга гына өметләнәм. Шуңа да тизрәк бу хыялымны чынга ашырасы килә. Вакытны сузмыйча, дә­вала­нырга телим. Ки­рәк­ле сумманы мәр­хәмәт­ле кеше­ләр­дән башка җыя алмаячакмын. Шуңа күрә газета аша мөрәҗәгать итәр­гә булдым. Ярдә­мегездән таш­ламасагыз иде. +
Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
КАРТА СБЕРБАНКА: 4276 6200 3800 2709
QIWI КОШЕЛЕК: +79274459858
Яндекс Деньги: 410011237402156
Хәбәрләшү өчен телефон номеры: 8(927)445-98-58
"ВКонтакте"дагы ярдәм төркеме vk.com/id209454032

    Гөлгенә ШИҺАПОВА
    Ватаным Татарстан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев