Теләче Информ

“Тагын хыянәт итәрдер кебек”

Иртән баламны балалар бакчасына керттем дә, гадәттәгечә трамвай тукталышына чыгып бастым. Үзем трамвай йөртүче булып эшләгәч, бушлай йөрим. Шуңа күрә, бик ашыгыч барыр җирем булмаса, рәхәтләнеп трамвай килгәнен көтәм. Бу юлы "тимер ат" бик озак көттерде, аякларга суык үтә башлады. Җитмәсә, бер ир бәйләнә башлады, миңа эчен бушатмакчы үзенчә. Ә...

Иртән баламны балалар бакчасына керттем дә, гадәттәгечә трамвай тукталышына чыгып бастым. Үзем трамвай йөртүче булып эшләгәч, бушлай йөрим. Шуңа күрә, бик ашыгыч барыр җирем булмаса, рәхәтләнеп трамвай килгәнен көтәм. Бу юлы "тимер ат" бик озак көттерде, аякларга суык үтә башлады. Җитмәсә, бер ир бәйләнә башлады, миңа эчен бушатмакчы үзенчә. Ә минем бар дөньясына ачуым чыккан, уйларымның чуалган, кәефсез чагым иде. Белмәгән-күрмәгән кеше белән әңгәмә корасым килеп тормый. Ә ул әрсез, теле бер дә тик тормый. Тора-бара үземә дә кызык булып китте.

Исеме Саша икән. Хатыны белән аерылышкан.

- Тыныч, матур яшәдек, яратам дия иде, шулай кинәт кенә яратмый башлап була микән? - дип күзләремә карады.
Имәнеп киттем: күпме сагыш икән аларда. Беренче карашка гына "тәртипсез" булып күренгән ахры. "13 яшьлек улым әнисе янында калды, - дип дәвам итте ул. - Әллә нигә бер, уку әсбаплары алырга, компьютерга, вак-төяккә акча кирәк булганда гына килә. Анда да ишек бусагасыннан өй эченә узмый. "Улым, кер әле, дәү әниең бәлешләр пешерде, утырып бер сөйләшә-сөйләшә чәй эчик", - дисәң, "урамда дусларым көтә" дигән сылтау белән тизрәк чыгып таю ягын карый. Улыма мин түгел, минем акчаларым гына кирәк".
Аерылышырга дип судка баргач, Саша хатынына зур чәчәк бәйләме бүләк иткән. Тегесенең авызы ерылган, күзләренә яшьләр килгән. Ир моны күреп шаккаткан. "Соң булса да, шуны аңладым, - диде ул, - хатын-кызларга сәбәп булса да, булмаса да чәчәк бүләк итеп, күңелләрен күрергә кирәк икән. Ә мин акча кайтарып биргәч, бәйрәмнәрдә сирәк-мирәк чәчәк бүләк итсәң шул җитә дип уйлый идем. Ә аңа игътибар, наз кирәк булган, шуңа башым җитмәде, җүләр".
Мин башымны иеп тыңлап тордым. Юатырлык, киңәш бирерлек бер сүз тапмадым. Үземнең гаилә хәлем мөшкел: ирем, үз балаларын ятим итеп, чит хатынга ияләште. Тәүлек кенә димим, атналар буе кайтмый кайчак.
Саша бүгенге көндә бер хатын белән очрашкалап йөри икән. Тик аңа өйләнергә җыенмый. Җилбәзәгрәк, тормыш алып барырга дип яратылган хатын түгел ул, ди. Беренче хатынын әле дә ярата, оныта алмый бугай ул. Чөнки, теленнән төшермичә, гел аның турында сөйләде.
Эшендә баласының туу турындагы таныклыгын сорагач, хатыны янына барган. Тегесе, юк сәбәпне бар итеп, ирне озаграк тоткарларга, сөйләштерергә тырышкан. Ә ир "тагын күңелем төшәр, оныта алмый азапланырмын" дип, тизрәк чыгып китү ягын караган. Аерылышканнарына ике ел, ни хатыны, ни үзе икенче тапкыр гаилә кормаган. "Соң хатының да сине көтә, сагына түгелме соң, ник сезгә янәдән бергә булмаска?" - дим.

- Аннан башка бүтән хатын белән яши алмаячагымны да беләм. Ләкин сагынсам да, аны да яныма якын китерә алмыйм. Куркам, нигәдер. Тагын хыянәт итәрдер кебек, - диде ир.

Реклама

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: