Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тагын санаячаклар!

2016 елның 1 июленнән 15 августка кадәр II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе үткәреләчәк. Бу уңайдан илдә, республикада, шул исәптән районда да әлеге дәүләткүләм чарага әзерлек эшләре башланды инде. Мәсәлән, районда шушы кампанияне башкарып чыгу өчен 15 кешедән торган җаваплы комиссия төзелде. Бүген без ТР Дәүләт статистикасы комитетының II...

2016 елның 1 июленнән 15 августка кадәр II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе үткәреләчәк. Бу уңайдан илдә, республикада, шул исәптән районда да әлеге дәүләткүләм чарага әзерлек эшләре башланды инде. Мәсәлән, районда шушы кампанияне башкарып чыгу өчен 15 кешедән торган җаваплы комиссия төзелде. Бүген без ТР Дәүләт статистикасы комитетының II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу буенча райондагы вәкаләтле вәкиле Галия Фәйзрахман кызы Садриевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Галия ханым, икенче тапкыр үткәреләчәк Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе нинди максатны күздә тота?

- Әлеге чараны мөһим, дәүләткүләм статистик тикшерү дияргә мөмкин. Кампания барышында шәхси хуҗалыклардан башлап, дачаларда, бакчачылык ширкәтләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә санау үткәреләчәк. II Бөтендөнья авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе икътисадый һәм социаль әһәмияткә ия чара. Сан алу - аграр секторның торышын гына өйрәнеп калмыйча, халыктан җыелган индивидуаль мәгълүматлар, авыл хуҗалыгы статистикасының сыйфатын да күтәрергә этәргеч бирәчәк.
- Безнең халык тотып карамыйча ышанмый. Аеруча бу татар халкына хас сыйфат. Авыл халкын бу яңалык кабаттан борчый. II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе уңаеннан, Казан базарларында сөт, май эремчек саткалап көн күрүче авыл халкы арасында шиккә калучылар да бар. Янәсе, тагын санап, салымнарны арттыра башламаслармы?
- Бу уңайдан авыл кешесенә һич тә борчылырга кирәкми. Ник дигәндә, республикабыз җитәкчелеге, сан алу кампаниясенә җаваплы белгечләр ышандыруынча, сан алу мәглүматлары салым органнарына бирелмәячәк. Кем әйтмешли, малларны бетерергә, җиләк-җимеш агачларын кисеп атарга, җир кишәрлекләреннән баш тартырга ярамый. Чөнки бүген авыл халкының күбесе шулар хисабына яши. Сан алуда кулланыла торган документларда гражданнарның исем-фамилияләре бөтенләй язылмый, анда бары тик объектларның кодлары гына кулланылачак, анонимлык тулаем сакланачак.
- II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе беренчесеннән нәрсә белән аерыла?
- Нигезе шул ук, әмма яңалыклар да юк түгел. Халыктан сораштыру планшет ярдәмендә башкарылачак һәм тупланган мәгълүмат шундук Интернет челтәре аша РФ Дәүләт статистика комитетына җибәреләчәк. Моннан тыш, беренче тапкыр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә алдынгы алым һәм технологияләрне куллану-кулланмаулары, кредит, субсидия һәм дотация ише дәүләт ярдәмнәре алу-алмаулары турындагы кебек сораулар да биреләчәк. Сан алу нәтиҗәләре илебез авыл хуҗалыгының торышын тулысынча күзалларга ярдәм итеп кенә калмыйча, аның алга таба үсеш переспективаларын да билгеләр дигән ышаныч бар.
- Галия ханым, бүген сезнең вәкиллек тарафыннан әлеге кампаниягә әзерлек уңаеннан нинди эшләр башкарыла?
- Шәхси хуҗалыкларның, фермер хуҗалыкла-рының һәм эре авыл хуҗалыгы предприятие-ләренең исемлекләрен барлыйбыз, аларга төгәллек кертәбез. Бүген районда 48 крестьян-фермер хуҗалыгы, 10 шәхси предприятие һәм 5413 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Исемлек төзелгәч, аларны участокларга бүлеп чыгачакбыз. Алга таба һәр участок саен сан алучылар билгеләнәчәк. Сан алу участоклары 12 авыл җирлегендә урнашачак. Сан алучыларның саны 12, инструкторлар икәү булачак. Аларның күпчелеген авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре тәш-кил итәчәк. Шунысы, сөенечле сан алуда эшләячәк иптәшләр-нең байтагы 2006 елда үткәрелгән I Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясендә катнашты. Димәк, сан алу эшендә тәҗрибәләре юк түгел.
Фәнил Гаязов
сорашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар