Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Тагын кем баласын зар елатырга җыена бу?”

Урта мәктәпне тәмамлап, әнисе урынына колхоз фермасына сыер саварга менгән Асияне (исемнәр үзгәртелде — авт.) кара көздә кичке савымнан кайтканда ирексезләп “УАЗ” кабинасына бөтереп тыктылар да, машинаны ыжгыртып урман юлыннан менеп киттеләр

Кызның коты очты, кыч­кырып еларга кереште.
 
— Кемнәр сез? Мине кая алып барасыз? Хәзер үк туктатыгыз машинаны, юкса, тәрәзәдән сикерәм! — дип чәбәләнгән сылу гәүдәле туташны көчле беләкләре белән келәшчәдәй кыскан озын буйлы, сары чәчле, зур зәңгәр күзле утыз биш яшьләр чамасындагы ир, эре ак теш­ләрен җемелдәтеп, канәгать елмайды.
 
— Алай ук бәргәләнмә инде, гүзәлкәй, тынычлан, — диде ул. — Без кеше ашаучылар да, бандитлар да түгел. үзем — урман артындагы совхозның баш инженеры Хамис абыең булам, руль тоткан егет — шоферым җәмил. Беренче күрүдә үк күңелемә хуш килдең! җаен туры китереп, әниеңнән синең кулны сорап караган идем, безнең тирәдә эзең булмасын карт зимагур дип, пыраклатып куып чыгарды.
 
Ә мин синнән башка яши алмыйм. Баш югалтып гашыйк булдым үзеңә. Көне буе күз алдымнан китмисең. Төнлә төшләремә кереп йөдәтәсең. Кайгырма, какмам, сукмам, рән­җетмәм. Җыр көйләп, ефәк чәчләреңнән сыйпап, иркәләп йоклатырмын, иртән үбеп уятырмын, — дип тәтелдәде тасма тел. — Тормышым җитеш, өем иркен, авыр эш эшләтмәм. Мәктәпкә буфетчы кирәк, диләр, шунда эшкә урнаштырырмын. Теләсәң, институтка кертермен, читтән торып укырсың. Сасыган ферма халаты белән озын кунычлы эрҗинкә бутыемнан, таңнан торып тирестә казынудан, авыр бидоннар ташудан котылдым дип, куанычыңнан еласаң гына инде. Әни карчык мировой минем, уртак телне тиз табарсыз.
 
...Гыйффәтен югалтып, ирдән аерылган хатын исемен күтәреп, әнисе йортына әйләнеп кайтуга караганда, язмышына буйсынуны Асия дөресрәк санады. Ятимлек, кимлек ачысын тоеп үсеп, әнисе белән икәүләп җитмәүчелек сазлыгыннан чыга алмыйча интеккәнгә күрә, киләчәктә нәчәлник хатыны булып, балда-майда йөзеп яшәүгә һич кенә дә каршы түгел иде ул. Кызганычка, балалыктан чыгып җитмәгән беркатлы туташның өметләре акланмады, якты хыяллары чит-ят йортның күптән юылмаган бусагасына бәрелеп челпәрәмә килде. Тормыш чынбарлыгы тасма тел тасвирлаганнан бик нык аерыла иде шул. Аның “алсу күзлеген” капкадан эчкә узуга салдырдылар. Килен төшәсе гадәти генә бишпочмаклы йортның тәрәзәләрендә ут күренсә дә, кәләшне йола кушканча йомшак мендәргә бастырып, авызына бал-май каптырып, мул табын көйләп, шау-гөр килеп, сөенеп каршылаучы булмады. Йөгәнсез улының кара зәңгәр куртка кигән, елап шешенеп беткән япь-яшь кыз баланы ишектән күтәреп алып керүен күреп алган Фәйрүзә карчыкның йөзеннән кара күләгә узды. Ул: “Тагын кем баласын зар елатырга җыена инде бу хәерсез?” — дип уйлап, ишектән керүчеләр белән ияк кагып кына исәнләште дә, ябык иңнәренә плүш бишмәтен салып, чал башына иске мамык шәлен урап, сызлап интектерүче шешенке аякларына үкчәсе тапталган киез “прощаен” сөйрәп, күршедәге ахирәте Сәмига карчык янына тыраклады.
 
Яшь килен, таң белән торып, җиң сызганып эшкә кереште: шкаф өслә­ренә, тәрәзә төпләренә кунган тузаннарны сөртте, урын-җирне кагып кертте, күптәннән юеш мунчала күрмәгән идәннәрне ялт иттереп юып чыгарды. Кызып китеп веранданы җыештырганда, почмактагы иске комод эчендә тезелеп торган курчакларны, уенчык машиналарны, зур катыргы капка таслап тутырып куелган бала-чага киемнәрен күргәч, аптырап китте. Каенанасыннан: “Болар кемнеке?” — дип сорады. Яшь хатынны аяктан егарлык җавап яңгырады.
 
— Кемнеке булсын, газиз оныкларым Фәрзәнәм белән Хәлилемнеке, — диде карчык. — Хамисның җәберләвенә чыдый алмыйча, Фәридә килен кара төн уртасында чыгып качты. Бәлки җаен туры китереп, әниләре килеп алыр әле дип, оныкларымның әйберләрен үзем җыеп тутырып куйдым. Кемгә ияреп кайтканыңны әлегәчә чамаламадыңмыни, и, башсыз бала?
 
Иренең, төрле сәбәп тапкан булып, загска бару хакында сүз озайтмавының сәбәбе шул рәвешчә ачыкланды. Элекке хатыны белән законлы аерылышмаган икән бит ул! Беркөнне иске кожан, калын сырган чалбар, башына яньчелгән бүрек киеп, төнгә каршы иренең каядыр чыгып китәргә җыенунын күреп гаҗәпләнгән Асиянең сораулы карашына Хамисның җавабы үтә дә гади яңгырады:
 
— Кем эшләми, шул ашамый, сылукай. Шахтада эшләп кайткан сәмәнем әллә кайчан тү-тү. Гомер бакый әни пенсиясен кимереп ятып булмас. Тә­вәккәлләп эшкә чыгарга кирәк. Фермага төнге каравылга менәргә исәп. Түләве әлләни булмаса да, йөргән аякка җим иярә кайтыр. Берочтан завферма җәүдәт абзый белән сөйләшеп төшәрмен. Бозау караучы Флүрә апа пенсиягә китәргә җыена икән, аның урынына сине урнаштырып калып булмасмы, дим. Декрет ялына чаклы шунда эшләп торсаң, әйбәт булыр.
 
Ире авызыннан чыккан сүзләр Асиянең фикерен чуалтты, соры күзләре зур булып ачылды. Ул, дөрес ишетәмме, дигәндәй, иренә сынап карап тора башлады. Нәрсә сөйли бу? Менә сиңа “инженер”... Мине институтка кертәчәк, авыр эштән коткарачак, балда-майда йөздерәчәк, имеш... Кая барсаң да, кара сакалың үзеңнән калмый диюләре хак икән...
 
Асия янәдән озын кунычлы кара бутыен сөйрәп, саз ерып, ферма юлын таптарга кереште. Еллык хезмәт хакына кечкенә бозау бирделәр. Иренең ул малны бүген үк суеп ашыйсы, ә Асиянең, үстереп, сыерлы-сыйлы буласы килде. Бу җәһәттән уртак тел тапмадылар, өйдә кара тавыш чыкты. Авырлы дип тормады, Хамис яшь хатынын идәнгә сугып екты да, типкәли-типкәли кыйнады.
 
Асия беренче баласын ферма йортында тапты. Көмәне нибары җиде айлык булып килә иде. Трактор арбасы көпчәгенә басып, аска сузылып, потлы чиләкне чи жомга чумырып алуы булды, эчендә нәрсәдер шартлап өзелгәндәй тоелды. Авыртуга чыдарлык түгел иде — бөгелеп төште. Хезмәттәшләре аны терлекчеләр йорты сәкесенә күтәреп кертеп салдылар. Утыз сигез чакрым­дагы райүзәктән “Ашы­гыч ярдәм” килеп җиткәнче, хатын тулгак ачысы белән бәргәләнеп, тилмереп, ыңгырашып ятты. Яңа туган зәгыйфь сабыйны, кан эчендәге ананы больницаның бала тудыру бүлегенә алып киттеләр. Яшәү өчен көрәш ай буе дәвам итте. Ике гомерне саклап калу өчен табиблар берничә тәүлек кизү торды. Хамиска бу хәбәр яшен тизлегендә барып ирешсә дә, купшы мыегының cыңар төге дә селкенмәде.
 
— Хатын-кыз белән этнең ярасы тиз төзәлә аның. Терелсәләр, алып кайтырмын. Юк икән, бигайбә, дөнья бетмәсә, хатын бетмәс, — дип, авылдашларын шаккатырды.
 
Чигә чәченә чал керсә дә, башына акыл керәсе юк бу хәерсезнең, диештеләр. Бичара Асия, нәни кызчыгын больница чүпрәгенә төреп, юлда очраган машиналарга күчеп утыра-утыра, өенә көч-хәлгә кайтып керде. Иренең көпә-көндез кызыл чәчле, сипкелле битле, куас кисмәгедәй юантык гәүдәле таныш түгел хатынны кочаклап йоклап ятуын күргәч, башы әйләнеп китте, би­ләүдәге сабыен чак кына кулыннан төшереп җибәрмәде. Тоз күзле, шыксыз хатын тиз генә киенде дә, шыпырт кына өйдән чыгып сызды. Оятын җуйган Хамисның җавабы үтергеч булды:
 
— Үзең гаепле: кешечә бәбәйли дә белмәдең. Мин — сау-сәламәт ир, җенси теләгемне канәгатьләндерми тора алмыйм. Син чирләшкәнен терелгәнен ай буе көтеп ятарга тиеш идемме әллә?
 
Асия сабые белән юанды, ә каенанасы нарасыйны үз итмәде.
 
— Бер дә безнең якка тартмаган икән бу чирләшкәң. Фәрзәнәм белән Хәлилем туганда ук тач аталарына суеп каплаган, бик сөйкемле, тере, сау-таза балалар иде. Бусы ничектер шөкәтсез күренә. Сыйраклары да неп-нечкә, карандаш юанлыгы гына, авызы алагаем зур, борыны бөкрерәк сыман, — дип яшь ананың сизгер йөрәгенә утлы хәнҗәрен батырды. — Бу имгәгең озак яшәмәс, тиздән оҗмах кошы булыр.
 
Нәни әлмирә, авырлык белән тернәкләнсә дә, бер яше тулганда тәпи китте, теле иртә ачылды. Ике ел узгач, Асия тупырдап торган ир балалар тапты. Игезәкләр туганга карап кына йөремсәк Хамисның тәртибе үзгәрмәде, ә Асия үзем сайлаган картам, тешли-тешли тартам дип, язмышына буйсынды. Эшен дә җигелеп тартып, кеше арасында абруй казанды, балалары исәеп, кул арасына керә башлагач, иркенрәк сулады, шулардан юаныч тапты.
 
Игезәк Хәлим белән Хәмит әтиләре шикелле буйлы-сынлы, чибәр, үткен карашлы, юма телле егетләр булып җитеште­ләр. Борыннарына кызлар исе иртә керде. Укуга һәвәслекләре күренмәсә дә, эшкә өлгерлек ягыннан алдырдылар. Укып мулла булмаслар, чукып карга булмаслар, СПТУ бетереп, тракторга утырсалар, бик җиткән диде әтиләре. Механизатор һө­нәрен үзләштереп, кулларына катыргы алган елда, егетләргә армиягә чакыру кәгазе тоттырдылар. Озату кичәсенә игезәкләрнең дуслашып йөргән кызлары да килгән иде. Хәмите янында бөтерелгән Зө­мәрәнең бил тирәсе калынаеп, корсагы шактый ук түгәрәкләнеп килүен, калынаеп киткән иреннә­ренә карасу тут төшүен күреп алган Асиянең тәне эсселе-суыклы булды. Борын астына мыек төртеп чыгуга, улыбыз да әтисе кәсебенә керешкән икән, дип җаны сыкранды.
 
Салкын декабрь уртасында, иртәнге якта сыер саварга җылы лапаска керергә җыенган Асиянең колагына эчке яктан сәер авазлар ишетелде: сабый бала елый түгелме соң? Утны кабызып җибәрүгә, көтелмәгән хәлдән артына утыра язды — утлык эчендәге коры печәндә, юньләп бәйләнмәгән кендек бавыннан кан саркытып, шәрә сабый елап ята иде. Йомгак чаклы гына нарасыйның баш очына кәгазь кисәге кыстырылган. Хатның эчтәлеге каныңны катырырлык иде:
 
“Азгын малаегыз мине корсаклы килеш ташлап качты. Аңа бала да, мин дә кирәкмим. Үз атасы артык күргән бу имгәкнең миңа да хаҗәте бер тиен. Унҗиде яшемнән, ирекле баштан муеныма богау кияргә, “мать одиночка” исеме күтәреп, ялгызым иза чигәргә җыенмыйм. Бозык “Ата мәче”ләр нәселе белән туганлашырга атлыгып тормыйм. Оныгы­гыз жәл булса, үзегез үс­терегез. Калага китәм. Мине эзләмәгез.З.”
 
Асия ташландык сабыйны шәленә төреп, бишмәте эченә тыкты да, өйгә йөгерде. Анда баланы ипләп кенә кер үтүкли торган өстәлгә яткыргач, кендегенә зеленка сөртеп, лейкопластырь ябыштырды. Саклык белән генә коендырып, чиста чүпрәкләргә, җылы юрганга төрде. Тере-таза сабыйның уң колагы артында Хәмитнеке сыман ясмык хәтле генә соры миңе бар иде. Асия бәрәнләгәндә әнисе зыянлаган бәтине имезергә дип кич­тән хәс­тәрләп куйган нәни ше­шәгә җылы сөт салып, балага каптырды.
 
...Әби-бабасы тәрбиясендәге нәни Искәндәр ай үсәсен көн үсте. Әтисе армиядән кайтыр алдыннан тәпи басып, теле ачылып маташа иде. Ишектән елмаеп килеп кергән солдат киемендәге баһадирдай ир-егетне күрүгә, һич кенә дә ятсынмады, тешсез авызын ерып, нәни кулларын канаттай җилпи-җилпи, быты-быты сөйләнеп, алпан-тилпән килеп, әтисенә таба атлады. Хәмит сабыйны җәлт кенә күтә­реп алып, калкандай күк­рәгенә кысты, үзенә ике тамчы су кебек охшаган сөйкемле малайның битеннән, күзләреннән үпте. Асиянең күзләренә яшь килде. “Берүк хәерлегә була күрсен, Илаһым! Җан тартмаса, кан тарта, шул”, — дип пышылдады ул.
Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
/matbugat.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев