Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Таксига утырып... соңгы юлга

Биектау районы Кызыл Шәрык авылында яшәүче Радик Хәлилов узган елның 15 декабрендә, гадәттәгечә, иртәнге 6да ук "Нива"сына хатыны Нурзидә һәм тагын бер хатын-кызны утыртып, күршедәге Шәпше авылына эшкә китә. Бер чакрым да үтми, машинадагылар иртәнге эңгердә юл читендәге сәер әйберне шәйләп ала. Янына килеп туктагач, өчесе дә "аһ" итә. Чөнки...

Биектау районы Кызыл Шәрык авылында яшәүче Радик Хәлилов узган елның 15 декабрендә, гадәттәгечә, иртәнге 6да ук "Нива"сына хатыны Нурзидә һәм тагын бер хатын-кызны утыртып, күршедәге Шәпше авылына эшкә китә. Бер чакрым да үтми, машинадагылар иртәнге эңгердә юл читендәге сәер әйберне шәйләп ала. Янына килеп туктагач, өчесе дә "аһ" итә. Чөнки бозланган җирдә ялангач хатын-кыз гәүдәсе ята, үлгән адәм баласының Кызыл Шәрыкта яшәүче 33 яшьлек Лилия икәне таныла.

Хәвефле табылдык

Хатын-кызларның берсе шунда ук күршесенә шалтыратып, хәвефле табылдык турында әйтә. Анысы Лилиянең әнисе Наилә ханым янына йөгерә. Бичара ана, кызының юл читендә ятуын ишетү белән, туңа, өши торгандыр дип, элгечтәге озын пәлтәне дә кулына алып, чыгып чаба. Бер авылдашы үз машинасы белән илтеп җиткерә бәхетсез ананы баласының мәете янына. Шашар дәрәҗәгә җиткән хатын ир кешенең "кагылма, үлгән инде ул!" дип кисәтүләрен ишетми, гәүдәне төреп күтәрергә, машинага салырга азаплана. Җан өшеткеч бу күренешне күзәтеп тора алмыйча, аңа мәетне арт утыргычка урнаштырырга ярдәм итәләр. Шул рәвешле, Лилия туган йорты өйалдысына алып кайтып салына. Өйгә кертмиләр, җылытып, җан өреп булмаячагына әни кеше ышанган була инде.

Шомлы хәбәр бик тиз таралып, тиешле оешмаларга барып җитә. Радик Хәлилов Шәпшедән авыл җирлеге башлысы В.Беляков белән кире әйләнеп килгәндә мәет урынында булмый инде. Бусы полиция өчен өстәмә мәшәкать чыгара. Аның кайда һәм нинди хәлдә ятуын шаһитлар ярдәмендә ачыкларга туры килә. Соңрак суд-медицина экспертизасы Лилия Гәрәеваның туңып үлүен, гәүдәсендә күп кенә шешкән-күгәргән урыннар булуын һәм исерек хәлдә җан бирүен белдерә.

Кем ул, Лилия Гәрәева?

Лилия Шәпше урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, Казанда банк техникумында, аннан соң финанс-икътисад институтында укый, "Казан" банкында эшли. Затлы машинада йөрүче купшы, пөхтә кыз уңышлылар рәтендә була. Мәскәүгә китәргә хыяллана, шәхси эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә. Әнисе Наилә ханымның әйтүенә караганда, шул яклардагы Ямаширмә авылында кечкенә сәүдә ноктасы, тәвә кошы фермасы ачып карый. Ләкин бизнес таркала, машина да сатып җибәрелә. Төшенкелеккә бирелгән кыз акрынлап шешә белән дуслаша. Ахыр чиктә, Кызыл Шәрыкта яшәүче әнисе һәм 1975 елгы буйдак абыйсы Дамир янына кайта.

Узган ел сентябрь аенда язмыш аны 40 яшьлек Раил Баязитов белән очраштыра. Лилия хатыны, баласыннан аерым яшәүче шушы ир белән Шәпшедә тора башлый. Алар белән бер фатирда Раилнең апасы Альбина һәм аның 20 яшьлек кызы Эльвина да гомер итә.

Ноябрь аенда Раил никахсыз хатынының күз төбенә "бизәк" ясый. Бер казанга берничә баш сыймаган кебек, хатын-кызлар да туктаусыз талаша. Алар сугыша башлагач, аерырга да туры килде, ди ир заты. Киленнең өйдә тәмәке пыскыта башлавы аркасында, Казанда укучы каенсеңел тиешле кыз белән булган бер бәрелештән соң, Лилиянең сул кулында гипс пәйда була.

Фаҗигале төн

Шул рәвешле, өч ай чамасы кайнаша алар. Лилиянең әйберләрен җыеп, әнисе янына кайтып киткән чагы да була. Ләкин ун көннәр чамасы узгач, сөйгәне янына кабат кайта ул. 14 декабрьдә дә шунда була кыз. Ул вакытта аның күз төбендәге "синяк" төзәлеп саргая төшкән, ә кулындагы гипс үз белдеге белән салып ташланган була инде. Көн эчүгә багышлана. Альбинаның әйтүенә караганда, кичкә таба Лилия өйдәге газ конфоркаларын ачып, фатир ишеген япмыйча чыгып китә. Ярый әле, моны вакытында абайлап алалар. Шул мәлдә киленнең кулына "чәкүшкә" тотып кибеттән кайтып килүе күренә. Хуҗабикә кертми аны фатирга. Шул сәбәпле этеш-төртешләр дә була урамда, Лилия карлы-бозлы җиргә мәтәлеп тә ала.

Бу кадәресе полицияне әллә ни кызыксындырмый. Иң мөһиме -тавыш-гаугалы урында такси пәйда була. Һәм Л.Гәрәева шуңа утырып Кызыл Шәрыкка, төгәлрәге, соңгы юлына китә (Шәпше белән Кызыл Шәрык арасы нибары 1-2 чакрым).

Шофер "Татарстан" такси оешмасында эшләүче шушы авыл егете, 24 яшьлек Леонид Семенов була. Участок инспекторы шалтыраткач, Биектау полициясенә үзе килә ул. Һәм күрсәтмәләрен бутый-бутый, кич белән исерек хатын-кызны утыртып китүен, аның барган шәпкә дуларга керешүен, аягы белән тибеп ал тәрәзәне чатнатуын, шуңа күрә төшереп калдыруын сөйләп бирә.

Башта Леонидка карата җинаять эше бары тик кешене гомере өчен куркыныч шартларда ташлап китү турындагы җиңел маддә буенча гына кузгатыла. Чөнки Леонид мәктәп, авыл җитәкчеләре, эш урыны, участок инспекторы тарафыннан үзен "бары тик яхшы яктан гына күрсәткән" үрнәк егет итеп бәяләнә. Участок инспекторы аның август аенда гына вак угрылык өчен җаваплылыкка тартылуын, элегрәк исерек килеш руль артына утырып ел ярымга "права"сын алдыруын, 30 мең сум штраф түләвен онытып җибәргән була, күрәсең.

Тикшерү кәгазьләрендә Л.Семенов "өйләнмәгән, әмма бер яшьлек баласы бар" дип күрсәтелә. Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче татар кызы уртак малайларының әтисе итеп Леонидны яздырырга кирәк тапмаган булса кирәк.

Аңлы рәвештә кеше үтерү?

Беренчел тикшерү чаралары төгәлләнгәч, район прокуроры әлеге эшне тикшерү комитетының Биектау районара бүлегенә йөкли. Өлкән тикшерүче Руслан Советников ике көннән "үрнәк" егетнең галәмәтләрен аңлы рәвештә кеше үтерү дип табып, тиешле җинаять эше кузгата. Суд аны сак астына озатырга карар бирә. Леонид исә Л.Гәрәеваны үтерергә теләмәдем һәм үтермәдем дип гаебен кире кага. Ләкин әлеге очракны исерек кешенең егылып ятып катып үлүе, ягъни бәхетсезлек очрагына гына тиңләп булмый шул.

Иң беренче чиратта, мәетнең шәрә булуына игътибар итик. Аның уң аягындагы итеге, колготка һәм трусигыннан башка киеме булмый. Леонид: "Сул итеге чәбәләнгәндә салынып, машинада калды, дулап чыгып киткәндә кара колготка, соры свитер кигән иде", - дип бара. Имеш, ул хатынның туны һәм башка өс киемнәре, шул исәптән, күкрәкчәсе, хатын-кыз кирәк-яраклары, документлары салынган сумкасын иртә белән эшкә китәр алдыннан гына күреп алган, аларны кичкә таба кызның абыйсы Дамирга бирергә уйлап, багажнигына тутырган. "Әмма Лилиянең туңып үлүен ишеткәч курыктым һәм әйберләрне шул райондагы Тимошкино авылы янында ташлап калдырдым", - ди ул. Монысы хак була, шул ук көнне ул әйберләрне, полиция хезмәткәрләре белән барып, җыеп та алалар.
Кыскасы, исерек хатынның төнге 10нар тирәсендә әнисе йортыннан бер чакрым ераклыктагы кыр уртасында анадан тума ялангач килеш калдырылуы шик уятмый. Ул чакта 18-19 градус чамасы салкын булуын искәртсәк, Л.Гәрәеваның катып үлүгә хөкем ителүе аңлашылыр, шәт. Ә Леонид, үз сүзләре белән әйткәндә, "бик нык дулкынланган хәлдә булганга, бу хакта уйламаган".

Зарар күрүче ни өчен чишенгән яисә чишендерелгән килеш булган соң? Леонид исерек хатын кызны тикмәгә генә утыртып китмәгән дигән уй туа. Чөнки аның акчасы юк икәне дә, такиситларның бушлай кеше ташымавы да мәгълүм бит. Димәк, шома егет "натуралата түләү"гә исәп тоткан булып чыга. Бу фараз тикшерүче Советниковта да була. Әмма Леонид Лилия белән җенси якынлык кылуын танымый. ДНК-экспертиза билгеләнә, чынлап та, моны расларлык дәлилләр табылмый. Ләкин бу шофер тарафыннан җенси мөнәсәбәткә керергә тырышу булмаган дигән сүз түгел. Юкса, хатынның эчке киемнәре итегенә кадәр салдырылуын, бюстгалтерның Тимошкино кырына барып җитүен ничек аңлатмак кирәк?!

Аннан соң, мәрхүмә гәүдәсендәге тән җәрәхәтләренең дә Леонид "тырышлыгы" нәтиҗәсе булуы ихтимал. Шаһитлар таксига утырып киткәндә Лилия Гәрәеваның күз төбендәге саргайган эздән башка шешкән-күгәргән җирләре юк иде диләр. Йөгәнсез телле хатынның начар сүзләр кычкырып, бигрәк тә "түләргә" теләмичә, каршылык та күрсәтеп ир кешене чыгырдан чыгару мөмкинлеге зур.

Ләкин бу фаразны да дәлилләү мөмкинлеге булмый. Шул сәбәпле, көчләү, көчләргә омтылыш ясау, кыйнау кебек җинаятьләрдә гаепләнми Леонид. Ә менә аның аңлы рәвештә кеше үтерүе - факт. Тикшерү органнары ясаган нәтиҗә белән Биектау районы суды да килеште һәм 1992 елгы Леонид Семеновны 6 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте.

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев