Теләче Информ

Тальян моңы телә йөрәкне...

Мин авылымны, балачагымны, мәктәп елларын, ул чордагы әби-бабайларны сагынып яшим. Мәскәүдә гомер иткән, төзелештә эшләгән якын туганыбыз Габделҗәлил абыйның кунакка кайтып, түр башына килеп, ачык тәрәзә янына утырып тальян cузуы әле дә истә. Балачактан күңелгә сеңгән әлеге тальян моңнарын мәңге онытасым юк. Тальян гармун ул - татар халкының үткәне, бүгенгесе,...

Мин авылымны, балачагымны, мәктәп елларын, ул чордагы әби-бабайларны сагынып яшим. Мәскәүдә гомер иткән, төзелештә эшләгән якын туганыбыз Габделҗәлил абыйның кунакка кайтып, түр башына килеп, ачык тәрәзә янына утырып тальян cузуы әле дә истә. Балачактан күңелгә сеңгән әлеге тальян моңнарын мәңге онытасым юк. Тальян гармун ул - татар халкының үткәне, бүгенгесе, бәгыре. Әмма киләчәге дип әйтә алмыйм. Анысы күңелендә моң йөрткән иҗади яшьләребез кулында. Балачагыма, милли тамырларыбызга кайтуым тикмәгә түгел. Бүген сүзем Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты каршында Фәнил Миннекәев җитәкчелегендә эшләп килүче тальянчылар ансамбле, аның да актив әгъзасы Равил ага Мәхмүтов турында. Бер караганда, быел җитмеш биш яшен тутырган Равил абый гап-гади җир кешесе. Ул башкалардан берни белән дә аерылып тормый. Гомерен тракторда эшләп үткәргән: чәчү чәчкән, җир сөргән. Әмма минем, аның бик сирәкләр генә ия булган гармунчы-тальянчы һөнәренә аерым тукталасым килә. Чөнки ул үзенең гомер юлдашы тальяны белән белән гаиләсенең, якыннарының һәм авылдашларының күңелен сафландырып, илһамландырып яшәгән. Тыйнаклыгы, затлылыгы белән үзенә хөрмәт уятучы бу ил агасы, кирәк булса, ансамбль белән теләсә-кайсы бәйрәмгә чыгып китә. Авылның тальянчылар ансамбле районда гына түгел, төрле конкурс-фестивальләрдә катнашып, республиканың башка төбәкләрендә дә чыгыш ясый. Ансамбльнең иҗаты тормышыбызга бизәк булып, яшәү рухы өстәп тора. һәм без моның өчен аларга әзме-күпме рәхмәтле дә әле.

Әлбәттә, Равил абый адресына җылы сүзләр әйтеп, аны гына үсендереп, биеклеккә күтәрсәм, дөрес булмас иде. Аның янәшәсендә хәләл җефете Нуриясе дә бар бит әле. Алар 1966 елда өйләнешеп, бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Кеше тормышында очрый торган куанычлы һәм борчулы очраклар аларда да булмый калмагандыр. Кем әйтмешли, савыт-саба шалтырамый тормый. Әмма гаилә бөтенлеге сакланып калган. Балалары үзләренә дүрт онык бүләк иткәннәр. Олы балалары Венера гаиләсе белән Казанда гомер итсә, уллары Фәрит ата-баба нигезен саклап, үзләре янында төпләнеп калган. Без аны Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы буларак кына түгел, авыл, районкүләм концертларда чыгыш ясаучы моңлы җырчы, оста гармунчы буларак та беләбез. Китапханәче булып эшләүче хатыны Гөлназ белән дус-тату гаиләдә ике ул тәрбияләп үстергәннәр.
- Улым Фәрит уйный белсә дә, оныкларым гармунда уйнамый диярлек. Күңел итмәделәр. Кызганыч, әлбәттә. Кешене мәҗбүрләп бернигә дә өйрәтеп булмый. Аның каравы, хоккейны яхшы уйныйла, - диде Равил абый очрашуыбыз вакытында буыннар арасында моң чылбыры өзелүенә борчылып. Героемның бертуганы, Хәмзә исемле абыйсы, гармунда яхшы уйнаган, әнисе Фәхрелбанат әби матур итеп җырлый белгән...
Чыннан да, заман шаукымы, дөнья ваклыклары тутыктыра яшьләр күңелен. Алтмыш-җимтеш яшьлек апа-абыйлар халык алдында җырлап-биеп, шигырьләр сөйләп сокландыра безне. Алар булмаса нишләр идек?! Кайбер авылларда әзер чараларга да килми аптыраталар. Ә биредә халык үзе катнаша.
Авыл каршында үз хезмәтең, тәртипле-тәрбияле тормышың белән үрнәк була аласың икән, бу инде зур дәрәҗә. Авылдашлары Равил абый кебекләр белән хаклы рәвештә горурлана.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотосы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: