Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Тартып ал син аны иреннән!

Гомерем буе фермада эшләдем. Тырыш, гадел булдым. Абзар тутырып мал асрадым. Сөт, каймагын Казан базарына алып барып саттым. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстердем. Тектем, бәйләдем. Әле дә утырып торганым юк. Әмма бәхетле хатын булмадым. Чөнки моннан 35 ел элек яратмаган кешегә кияүгә чыктым. Моннан да зуррак бәхетсезлек юк икән. Акча,...

Гомерем буе фермада эшләдем. Тырыш, гадел булдым. Абзар тутырып мал асрадым. Сөт, каймагын Казан базарына алып барып саттым. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстердем. Тектем, бәйләдем. Әле дә утырып торганым юк. Әмма бәхетле хатын булмадым. Чөнки моннан 35 ел элек яратмаган кешегә кияүгә чыктым. Моннан да зуррак бәхетсезлек юк икән. Акча, байлык өчен карт бабайларга кияүгә чыккан кызларга карыйм да телсез калам. Ничек чыдарга, ничек аның белән рәттән ятарга кирәк? Минем ирем, югыйсә, үземнән биш яшькә кечерәк.
Бер улыбыз гына булды. Иремнән бүтән бала теләмәдем, шуңа күрә Ходай бирмәгәндер инде. Гел аерылып китәрмен дип уйладым.
Улым армиягә киткәч, яратып йөргән кызы кияүгә чыккан. Улым кайткач, кабат очрашканнар. "Бер-беребезне әле дә яратабыз икән, шуны аңладым" дип кайтты балакаем. Менә өч ел өйләнмичә йөри. Кызы да юк. Ә мин аңа "бәхетең өчен көрәшергә кирәк, тартып ал син аны иреннән" дип киңәш бирдем. Мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк, ә ул борынын тартып, кайгыга батып йөри. Мин күргәннәр дә җиткән.
Рәмзия, Арча.
Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев