Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Татар җырларын яратмыйм»

Беркөнне ТМTV каналыннан "ҖырлаОКе" музыкаль тапшыруын карый-карый кухняда ашарга әзерләп йөрим. Бу - шоу-уен, анда катнашучылар эфирда музыка яңгырауга, нинди җыр икәнен һәм аны кем башкаруын әйтеп бирергә тиешләр - уен шартлары шундый. Берзаман музыка уйный, ә катнашучылар җырның исемен, аны кем башкаруын һич әйтеп бирә алмыйлар. Музыка уйный, җавап...

Беркөнне ТМTV каналыннан "ҖырлаОКе" музыкаль тапшыруын карый-карый кухняда ашарга әзерләп йөрим. Бу - шоу-уен, анда катнашучылар эфирда музыка яңгырауга, нинди җыр икәнен һәм аны кем башкаруын әйтеп бирергә тиешләр - уен шартлары шундый. Берзаман музыка уйный, ә катнашучылар җырның исемен, аны кем башкаруын һич әйтеп бирә алмыйлар.

Музыка уйный, җавап юк. Тапшыруны алып баручы аптырап бетте боларның белмәүләренә. Музыканы үзе көйләп күрсәтте, биеп тә алды - юк инде, аңламыйлар. Уен азагына кадәр көчкә берничә җырны таныдылар. "Шул җыр бит инде, фәлән җырлый", - дип, телевизор янында өтәләнеп, җавап биреп торам, ә тегеләр якынча да әйтә алмыйлар.

Аптырадым: җырларны, җырчыларны белмәгәч, музыкаль тапшыруга нигә дип килеп утырырга? Мин оялыр идем. Җитмәсә, берсе: "Мин татар җырларын яратмыйм, хатын белән ачуланышканда, нервыларны тынычландырыр өчен генә тыңлыйм", - ди. Егылып китә яздым, татар җырларын яратмагач нәрсә уйлап килгән икән ул тапшыруга?

Монысы әле баласы, алда аның анасы дигәндәй, алып баручысы бөтенләй хәйран калдырды. "Сафия такмаклары" көе уйный башлагач: "Моны Татарстанның халык артисткасы, олы шәхесебез, легендабыз җырлый, ул сәхнәгә чыккач халык дәррәү килеп кул чаба, торып баса, кем инде бу, әйт, зинһар", - дип ялынды. Уенчы кыз әйтеп бирә алмагач, алып баручы: "Хәмдүнә Тимергалиева!" - дип ярып салмасынмы?! Әстәгъфирулла, "Сафия такмаклары"н гомер буе Гөлдания Хәйруллина җырлады лабаса, хәзер дә ул җырлый!

Әлеге тапшыруны элегрәк карап, бер таң калган идем инде. Алып баручы: "Бу җырны башкаручының исеме Газинур, ә фамилиясе ничек?" - дигәч, уенда катнашучы егет, шатлыгы эченә сыймыйча: "Газинур Гафиятуллин!" - дип кычкырган иде.
Җыр белән бәйле тапшыруга уенчыларны нигә яхшылап сайлап алмаска? Музыка дөньясында сай йөзүчеләрне анда нигә катнаштырырга? Үз наданлыкларыннан үзләре оялмасалар, туганнары, якыннары кыенсынып карап утырадыр... Әнә бит, "ТНВ"дагы "Җырлыйк әле" тапшыруына килүчеләр берничә нота уйналуга ук җырның исемен яки сүзләрен чатнатып әйтеп бирәләр. ТМTV каналына да бу мәсьәләгә җитдирәк карарга, уенчыларга һәм алып баручыларга таләпләрне кырыслатырга кирәк. Юкса, тапшыруны карый-карый ял итмисең, ә борчылып, нервыланып бетәсең.

Р.ФАЗЛЫЕВА, Казан
Татарстан яшьләре

http://matbugat.ru/news/?id=20587

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев