Теләче Информ

Татарстан матбугаты: интернетка өстенлек арта

Быел татарстанлылар арасында интернет форматтагы мәгълүмат чараларына өстенлек бирүчеләр арткан. Газета-журналларга да хәзер күбесенчә махсус электрон портал аша язылалар. Ә аудитория ихтыяҗларына җавап бирә алу - быелгы төп бурычларның берсе булып тора. Кичә Татарстандагы гаммәви мәгълүмат чараларның 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы коллегиясенең...

Быел татарстанлылар арасында интернет форматтагы мәгълүмат чараларына өстенлек бирүчеләр арткан. Газета-журналларга да хәзер күбесенчә махсус электрон портал аша язылалар. Ә аудитория ихтыяҗларына җавап бирә алу - быелгы төп бурычларның берсе булып тора. Кичә Татарстандагы гаммәви мәгълүмат чараларның 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

"Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы агентлыкның җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Медиасоюз" оешмасы президенты Сергей Петров (Мәскәү), Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашында узды.

Интернет басмалар популярлыгын югалтмый

- 2016 елның гыйнварына Татарстанда 1193 гаммәви мәгълүмат чарасы исәпләнә. Яңа икътисади вәзгыять, бюджет планының кыскаруы, полиграфия продукциясенә бәя үсү кайбер мәгълүмат чараларының ябылуына да китерде. Ләкин шул ук вакытта башка меди чаралары да барлыкка килә, - дип сөйләде Айрат Зарипов.

2015 елның икенче яртыеллыгындагы язылу кампаниясе 2014 елгы белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга арткан. Моңа Россия почтасы да ярдәм итә. 2016 елның беренче яртыеллыгына татарстанлылар 1,3 миллион нөсхәдә басмаларга язылган. Ләкин шул ук вакытта Татарстанда чыга торган газета-журналларның кайберләренә язылучылар аеруча кими. Ә район басмалары арасында "Безнең Чирмешән", "Яшел Үзән" кебек басмаларның тиражы, киресенчә, арткан.

Шунысын да ассызыкларга кирәк: Татарстанның Дәүләт хезмәтләре аша басмаларга язылу аеруча популярлашкан. 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, мондый кулланучыларның саны 64 процентка җиткән.

Электрон мәгълүмат чараларына килгәндә, алга таба интернеттагы конкуренция бары артачак кына. Былтыр интернет форматындагы мәгълүмат чараларының аудиториясе 3,5 миллион кешене тәшкил иткән. Ләкин бүгенге көндә республика аудиториясендә лидерлык позицияләрен телевидение алып тора. Әлбәттә, югары технологияле заманда гаммәви мәгълүмат чараларының социаль челтәрләрдә махсус битләрен, төркемнәрен булдыру - бүгенге көн таләбе. "Intertat.ru" электрон газетасы, «Чаян» журналы, "Челнинские известия", Кукмараның "Хезмәт даны" басмаларының социаль челтәрләрдә 10 меңнән артык кеше куллана", - дип сөйләде Айрат Зарипов.

"Татмедиа" республика агентлыгы җитәкчесе фикеренчә, иң кыйммәтле булып һәр тармакта да профессиональ кадлар тора. Татарстанның журналистлар корпусы да республикабыз үсешенә шактый өлеш кертә. Быел гаммәви мәгълүмат чараларда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Татарстанда Су саклау зоналары елы, Россиядә Кино елы, 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты, 2019 елда Казанда оештырылачак WorldSkills чемпионатына да зур игътибар биреләчәк.

Реклама


Татар журналистларын әзерләү - төп бурыч

Россия төбәкләрендә эшчәнлек алып баручы гаммәви мәгълүмат чараларына бүгенге көндә, беренче чиратта, кулланучылар мохите үзгәрүен ассызыклый, дип белдерә Сергей Петров. Шәһәр кечәрәк булган саен аның аудиториясе талымлы була. "Миңа калса, төбәк мәгълүмат чараларында Россия күләмендәге басмаларга караганда, эчтәлеге дә үзгәрә", - ди ул.

Бүгенге көндә татар телендә эшлүче журналистларны әзерләү өлкәсендә проблемалар да юк түгел. КФУның Социаль-фәлсәфә һәм гаммәви коммуникацияләр институында татар журналистикасы бүлегендәге бюджет урыннарының кимүе, шул сәбәпле, бу бүлектә уку чыгымнарын үз өстенә алырга теләгән абитуриентлар да күп түгел. Шул сәбәпле, әлеге институты директоры Михаил Щелкунов та "Татмедиа" җитәкчелегеннән, Татарстандагы телевизион оешмаларда киләчәк кадрларын әзерләүдә булышу сорап чыкты.

- Татар журналистларын әзерләүдәге мәсьәлә дә төп бурычларның берсе булып кала бирә. Алга таба инновацион программалар, Казанда узачак спорт чаралары темасын ешрак яктырту зарури. Шулай ук халыкка мошенникларга, терроризмга каршы көрәш турында ешрак җиткерергә кирәк. Безнең республиканың өстенлекле ягы булган халыкара, динара татулыкны да онытмау мөһим, - дип белдерде үз чыгышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА. Солтан ИСХАКОВ фотолары

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: