Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстан синоптиклары алдагы биш көнгә фаразларын җиткерде

Татарстан синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткерде. 5 февральдә Татарстанның күпчелек районнарында буран дәвам итә. Җил көньяктан, тизлеге секундына 10-15 метр, көчәйгәндә - 20, урыны белән 25 метрга кадәр җитә. -1..-6 градус салкын, юлларда кар көртләре хасил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте. 6...

Татарстан синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткерде. 5 февральдә Татарстанның күпчелек районнарында буран дәвам итә. Җил көньяктан, тизлеге секундына 10-15 метр, көчәйгәндә - 20, урыны белән 25 метрга кадәр җитә. -1..-6 градус салкын, юлларда кар көртләре хасил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

6 февральдә республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Урыны белән җиңелчә буран чыгуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метрга кадәр, төнлә урыны белән 18 метрга кадәр көчәя. Төнлә -5..-10, республиканың көнбатышында аязган вакытта -15 градуска кадәр суыта. Көндез температура -2..-7, көнбатышта -10 градуска кадәр салкын.

7-8 февральдә республикада бераз кар явачак. Төнлә -6..-11, көнбатышта -16, көндез -4..-9 градус салкын. 7 февральдә республиканың көнбатышында -12 градуска кадәр суыта.


Чыганак: Татар Информ

Фото: Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев