Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстан синоптиклары һава температурасының күтәрелүен җиткерде

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә - 12 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава, күпчелек районнарда төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, аерым районнарда яшен булачак. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Шулай да җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга, яшен вакытында 20 метрга кадәр...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә - 12 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава, күпчелек районнарда төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, аерым районнарда яшен булачак.

Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Шулай да җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга, яшен вакытында 20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +3..+8, республиканың көнбатышында 13 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. Көндез максималь температура +13..+18, көнбатышта 23 градус җылы булачак.

13 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Төнлә +8..+13, көндез +15..+20 градус, көнбатыш районнарда +24 градуска кадәр җылы булачак.

14 сентябрьдә шулай ук алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнге сәгатьләрдә +9..+14, көндез +19..+24 градус җылы булачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X