Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстанда 100 яшь чиген узган 169 кеше бар

Татарстанда 100 яшь чиген узган 169 озын гомерле кеше яши. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин хәбәр итте. "Республикада 100 яшь чиген узган 169 өлкән бар. Аның 18е ир-ат, 151е хатын-кыз. Иң карт...

Татарстанда 100 яшь чиген узган 169 озын гомерле кеше яши. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин хәбәр итте.

"Республикада 100 яшь чиген узган 169 өлкән бар. Аның 18е ир-ат, 151е хатын-кыз. Иң карт ир-ат Игорь Протопоповка 108 яшь, ул Яшел Үзән районында яши. Иң өлкән хатын-кыз - Казанда яшәүче Мәрьям Закирова. Аңа 107 яшь", - диде ул.

Беседа со 103-летней жительницей Апастовского района РТ

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, Татарстанда уртача гомер озынлыгы арткан. 2012 елда ул 71,8 яшь булса, 2017 елда исә 73,6 яшьне тәшкил итә.

Статистика фаразларына карасаң, 2030 елга Татарстанда өлкәннәр саны 18%ка артачак. Бу Россиядәге демографик процесслар белән аңлатыла.

Апас районында 100 яшьне тутырган өч өлкән кеше бар. Шуларның берсе - Чүрибураш авылында яшәүче Фәһимә әби Баһаветдинова тормышы турында "Интертат.ру" электрон газетасыннан укый аласыз.

Беседа со 103-летней жительницей Апастовского района РТ

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев