Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстанда 36 яшьлек ир-ат абыйсын үтереп, машинасы белән елгада батырган

. Әлмәт районында 36 яшьлек ир-ат абыйсын үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Кичә Әлмәт районында Шушма елгасында өч метр тирәнлектән "Жигули" автомобилен чыгарганнар. Автомобиль багажнигында баш җәрәхәтләре булган 53 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар. Алдан, әлеге ир-атның югалу...

. Әлмәт районында 36 яшьлек ир-ат абыйсын үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Кичә Әлмәт районында Шушма елгасында өч метр тирәнлектән "Жигули" автомобилен чыгарганнар. Автомобиль багажнигында баш җәрәхәтләре булган 53 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар. Алдан, әлеге ир-атның югалу факты буенча "Үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган булган.

Әлеге җинаятьне кылуда үлгән ир-атның 36 яшьлек энесе шикләнелә, ул үзенең бу эшкә катышы барлыгын таныган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, ун ел элек өлкән ир туганнарның хатыны энесе белән яши башлый. Һәм менә соңгы вакытта бу хатынның туганнарның икесе белән дә очраша башлавы ачыклана. Низаг шуның аркасында чыккан.

24 сентябрьдә кече туган Клементейкино авылына килгән, арматура белән абыйсының башына берничә тапкыр суккан. Аннан абыйсын "Жигули" автомобиле багажнигына салып, елга буена киткән һәм машинаны ярдан суга этеп төшергән.

Тикшерү эше бара.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X