Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстанда 76 яшьлек пенсионер мохтаҗларга ярдәм итү өчен эшләп йөри

Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер. Халыкта әнә шундый мәкаль бар. Күпләр изге гамәлен күрсәтми эшләсә дә, кайвакыт бу хакта башкаларга җитке­рүнең дә гөнаһы юк. Мактану яки макталу түгел, тормыш­ның асылын аңла­мыйча, булганына шөкер итмәү­челәргә гыйбрәт булсын өчен. Газетабызда ярдәм сораган язмалар күп чыга. Мохтаҗлар да күп очрый юлыбызда, аларга ярдәм итәргә теләүчеләр дә. Кайбер сабыйлар турында әле язганда ук, бу балага Нурфаяз абый, ул булмаса, Таһир абый булышмыйча калмас, дигән уй килә. Күңел алдамый, озак та үтми, телефонга бу абый­ларның берсеннән бул­са да смс килеп тө­шә: “Узган атнада ярдәм сораган балага акча җибәргән идем. Барып җит­те­ме икән?” Берсе – сиксәннең теге ягында, икенчесе дә аннан калышмый. Алар акчаны безнең кебек интернет аша гына күчерми, район үзәгенә барып, банк аша эш йөртә.

Таһир абый Галиуллин белән моннан бер ел элек таныштык. Пенсиясен мохтаҗларга тотар өчен, бу абый әле дә эшләп йөри икән. “Миңа – 76 яшь. Сәламәт­легемнән зарланмыйм. Тапкан акчамны гаи­ләмә тотам, пен­сиям­нән ятимнәргә, авыруларга өлеш чыгарам. Үзем яши торган Биектау районының Күлле авылындагы авыр хәлдәге кешеләргә дә булышам. Бу гамәл­лә­ремне Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен башкарам, – дип сөйли Та­һир абый. – Сезнең газетаны яратып алдырам. Авыр хәлдәге ке­ше­ләр турында язган мәка­лә­ләрне кат-кат укып чыгам. Үзем­не әллә ни бай дип әйтә алмыйм. Әллә ни күп акчам юк. Әмма ай саен кемгә булса да акча җибәр­мичә калмыйм. Без­нең бит тормышыбыз шөкер итәр­лек. Ашарга бар, авыл җирендә ризыксыз тормыйбыз. Кемнедер сөендерә алсам, күңелгә рәхәт”.
 
Таһир абый – Әлки районы­ның Иске Чаллы авылыннан. Язмыш кушуы буенча, Биектау районында төпләнеп калырга насыйп була. “Туган як әле дә сагын­дыра, – ди ул. – Авылымны да онытмыйм. Мәчет төзелгәндә, бе­раз булса да сәдака бирә алдым”.
 
Таһир абый газетабызның 100 еллыгы уңаеннан узган кичәгә дә килде. Билгеле булганча, әлеге чараны без хәйрия концерты итеп оештырдык һәм Биектау районындагы Дөбьяз авылы егете Илнар Хәлиуллинга ярдәм итәргә тырыштык. “Мин концертка махсус килдем. Редакция журналистларын күрәсем килде. Хәйрия чаралары ничек уза икән дигән кызыксынуым да бар иде. Шаккатып, сөенеп кайттым. Алып килгән акчамны Илнарның әтисенә тапшырдым. Кичке якта, Илнар үзе шалтыратып, рәхмәт әйтте. Шул сүз бар дөньямны яктыртты. Күңелгә рәхәт бер хис тулды. Шул егеткә бераз булса да булыша алганыма сөен­дем, – ди Таһир абый. – Аллаһы Тә­галә кабул итеп алсын. Бүгенге көн белән генә түгел бит әле, бакыйлыкка күчәсе бар. Әнә шунда барганда букчам буш булмасын дим”.
 
Сүз уңаеннан, Илнар Хәлиул­лин­га хыялын тормышка ашырыр өчен 9 миллион сум акча кирәк иде. Бу кадәр сумманы ничек җыеп бетерербез, дип баш ватканда, башка клиника белән элемтәгә кергәннәр. Болары 4,5 миллион сум акча сорый икән. Алар егетне 18 июньдә үзлә­рендә көтә. Шөкер, җитмәгән сумманы мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән җыеп, Илнар юлга чыгарга әзерләнә. Без аның савыгуын, күңе­ле көткәннән дә ныграк сәламәт­ләнеп кайтуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев