Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстанда бер эшче тереләй җир астында күмелеп калып үлгән

Балтач районында торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре өстенә җир ишелеп, шунда ук аның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Фаҗига Карелино авылында ягулык-газ станциясе янында булган, дип яза "Татар-информ". Җир асты эшләре алып барган вакытта эшче өстенә җир ишелеп төшкән. Шуның...

Балтач районында торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре өстенә җир ишелеп, шунда ук аның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Фаҗига Карелино авылында ягулык-газ станциясе янында булган, дип яза "Татар-информ".

Җир асты эшләре алып барган вакытта эшче өстенә җир ишелеп төшкән. Шуның аркасында, 57 яшьлек ир-ат җир астында калган. Эшчеләр иптәшләрен үзләре казып алган. Урынга килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә аның үлемен расларга гына калган.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев