Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстанда беренче мөселман каналы ачыла

Казанда мөселман каналы эшли башлаячак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин хәбәр итте. "Тест режимында Интернетта тапшырулар алып барыла, - ди Ришат Хәмидуллин. - Мөселман каналын күпләр көтә. Әмма бу катлаулы проект. 2017 елның ахырына тәүлек буе эшли торган канал булачак, дип...

Казанда мөселман каналы эшли башлаячак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин хәбәр итте.

"Тест режимында Интернетта тапшырулар алып барыла, - ди Ришат Хәмидуллин. - Мөселман каналын күпләр көтә. Әмма бу катлаулы проект. 2017 елның ахырына тәүлек буе эшли торган канал булачак, дип өметләнәбез. Хәзерге вакытта тапшырулар әзерләнә, кадрлар мәсьәләсе хәл ителә. Яңа елдан соң, кабель челтәренә күчәргә дә исәп тотабыз".

Исегезгә төшереп узабыз, Казанда мөселман каналын булдыру мәсьәләсе Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп сайлангач кузгатылган иде. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, тапшырулар ике телдә бер тигез алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев