Татарстан синоптиклары, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Һава торышы көнбатыш районнарда бозыла башлячак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явуы көтелә. Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, буран чыгуы ихтимал, күз күреме начарланачак, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитеп көчәячәк. Юлларда...
Татарстан синоптиклары, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартларының начарлануы турында кисәтә.
Һава торышы көнбатыш районнарда бозыла башлячак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явуы көтелә.
Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, буран чыгуы ихтимал, күз күреме начарланачак, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитеп көчәячәк. Юлларда бозлавык саклана.
Бу көннәрдә Татарстанда температура -3..+2 градуска күтәрелә. Түбәләрдән кар төшәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз