Татарстанда җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк
Бүген синоптиклар метеорологик вазгыятьнең киеренке булачагы турында кисәтү таратты. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча иртәгә, 31 октябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә секундына 15 - 20 метрга кадәр көчле көньяк җил булачак. Казанда шулай ук җилнең тизлеге 15 - 18 метрга кадәр булачагы фаразлана. Татар Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев