Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстанда ир-ат берүзе генә янгын эченнән параличлы хуҗаны коткарган

Зәй районында ир-ат үзе генә шәхси йорттагы янгынны сүндергән, аннан параличлы хуҗа хатынны алып чыккан, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Әлеге хәбәр кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә алынган. Янгын Имәнлебаш авылында Үзәк урамдагы 64нче йортта булган. Янгынны сүндереп,...

Зәй районында ир-ат үзе генә шәхси йорттагы янгынны сүндергән, аннан параличлы хуҗа хатынны алып чыккан, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Әлеге хәбәр кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә алынган. Янгын Имәнлебаш авылында Үзәк урамдагы 64нче йортта булган. Янгынны сүндереп, ир-ат авыру 61 яшьлек хуҗабикәне башка караватка күчереп, шулай алып чыккан. Аннан коткаручыларга шалтыраткан.



Нәтиҗәдә, диван һәм ятак кирәк-яраклары янган. Зыян күргән хуҗа 2 һәм 3 дәрәҗәдәге пешү белән хастаханәгә озатылган, дип яза "Татар-информ".



Янгын сәбәбе - тәмәке тартканда саксызлык.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев