Татарстанда көн дәвамында пыскак яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көн дәвамында урыны белән яңгыр һәм пыскак яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Кичтән төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана - синоптиклар урыны белән иртәнге сәгать 10га кадәр күз күременең начараюуы...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Көн дәвамында урыны белән яңгыр һәм пыскак яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Кичтән төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана - синоптиклар урыны белән иртәнге сәгать 10га кадәр күз күременең начараюуы турында кисәтә.
Көндезге һава температурасы Татарстанда - 0..+5, Казанда +2..+4 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев