Татарстанда көн карлы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар урыны белән кар явуы турында җиткерә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык саклана. Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы -4..-9, көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр җитә. Казанда -4..-6 градус булачак. Татар Информ
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Синоптиклар урыны белән кар явуы турында җиткерә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык саклана.
Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы -4..-9, көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр җитә.
Казанда -4..-6 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев