Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген - 3 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Һаваның төнлә минималь температурасы республикада - +2..-3, Казанда +1..-1 градус булыр дип...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген - 3 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Һаваның төнлә минималь температурасы республикада - +2..-3, Казанда +1..-1 градус булыр дип фаразлана.

Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы Татарстанда - +4..+9, Казанда +6..+8 градус җылы булачак.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев