Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстанда җәйге йорт һәм ике сарайны яшен суккан, бер эскерт салам янып көлгә әверелгән

Татарстанның Чүпрәле районында яшен сугу аркасында җәйге йортка һәм ике сарайга ут капкан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә Яңа Элмәле авылында торак йорт һәм каралты-куралар януы турында хәбәр килә. Гадәттән тыш булган урынга Яңа Чокалы, Зур Аксу авыллары...

Татарстанның Чүпрәле районында яшен сугу аркасында җәйге йортка һәм ике сарайга ут капкан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә Яңа Элмәле авылында торак йорт һәм каралты-куралар януы турында хәбәр килә.

Гадәттән тыш булган урынга Яңа Чокалы, Зур Аксу авыллары ирекле янгын сүндерү командалары, 114нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юлга чыга.

Ут белән көрәшүчеләр килешкә җәйге йортның һәм ике сарайның түбәсен ялкын телләре камап алган була инде. Янгынның гомуми мәйданы 208 квадрат метр тәшкил итә, утның башка корылмаларга күчү куркынычы килеп туа.

Янгын сүндерүчеләр «кызыл әтәч»не 20 минут эчендә буйсындыра. Нәтиҗәдә, ике тонна печән, торак йорт һәм каралты-кураның түбәсе янып бетә.

Янгын яшен сугу аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Сүз уңаеннан, шул ук көнне Саба районының Югары Шытсу авылы басуында да яшен сугу аркасында бер эскерт салам янып, көлгә әверелә.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X