Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстанга яңгырлар килә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага яңгырлар килә. Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан салмак, вакыты белән тизлеге секундына 15 метрга җиткән җил исә. Төнлә иң түбән температура +14..+19; көндез иң югарысы - +28..+33 градус булачак. 25 августта урыны белән кыска вакытлы...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага яңгырлар килә.

Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан салмак, вакыты белән тизлеге секундына 15 метрга җиткән җил исә. Төнлә иң түбән температура +14..+19; көндез иң югарысы - +28..+33 градус булачак.

25 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, көндез яшен дә булырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә иң түбән температура - +14..+19; көндез максималь температура - +23..+28 градус булыр, дип фаразлана.

Бүген республикада һава температурасы +32 градуска кадәр күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев