Татарстанның көнчыгыш районнарында -11 градуска кадәр суыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 4 гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Кайбер районнарда бераз кар ява, урыны белән томан булачак.
Синоптиклар фаразлавынча, җил көньяк-көнчыгыштан исә, салмак. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда һаваның төнлә минималь һәм көндез максималь температурасы -1..-6, көнчыгыш районнарда -11 градус...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 4 гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Кайбер районнарда бераз кар ява, урыны белән томан булачак.
Синоптиклар фаразлавынча, җил көньяк-көнчыгыштан исә, салмак. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда һаваның төнлә минималь һәм көндез максималь температурасы -1..-6, көнчыгыш районнарда -11 градус булачак.
Казанда төнлә һәм көндез -2..-4 градус булуы фаразлана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз