Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татьяна Водопьянова: Үземдә бернинди гаеп тә сизмим

Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага каршы җинаять эше кузгату тирәсендәге вакыйгалар гел үзгәреп тора. Башта "Бәкер" шифаханәсе аша озак еллар дәвамында акча үзләш­тереп ятуда шикләнелүче ханым тикшерүчеләргә биргән күрсәтмәсеннән баш тартты, үзенә басым ясауларын әйтте. Соңрак исә хокук саклаучылар интернетта киресен дәлилләү­че видеоязма урнаштырды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының...

Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага каршы җинаять эше кузгату тирәсендәге вакыйгалар гел үзгәреп тора. Башта "Бәкер" шифаханәсе аша озак еллар дәвамында акча үзләш­тереп ятуда шикләнелүче ханым тикшерүчеләргә биргән күрсәтмәсеннән баш тартты, үзенә басым ясауларын әйтте. Соңрак исә хокук саклаучылар интернетта киресен дәлилләү­че видеоязма урнаштырды.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2015 елда Татьяна Водопьянова "Бәкер" шифаханәсе баш табибына оешма исеменнән үз тормышын бер елга иминият­ләш­терү турында килешү төзергә күр­сәтмә биргән. Ачыклык та кертик: Татарстан профсоюзлары федерациясе шифаханәнең бердәндер оеш­тыручысы булып санала. Хокук саклаучылар белдергәнчә, күрсәт­мәне үтәмәгән очракта, Татьяна Водопьянова баш табибны эштән азат итү белән янаган. Татарстан буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре килешүнең ярты миллион сумга төзелгән булуын ачыклаган. Аның нигезендә, Татьяна Водопьянова өчен иминият кертемен шифаханә түләгән. Ә килешү вакыты төгәлләнгәч, документ ни­гезендә профсоюзлар оешмасы җи­тәкчесенә иминият очрагы итеп 430 мең сумнан артык күләмдә акча түләнгән. Әлеге схеманы берничә тапкыр кулланылган дип шиклә­нәләр. Татарстан Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Рәсми мәгълүматларга караганда, сорау алу барышында Татьяна Водопьянова гаебен таныган һәм хокук сак­лау органнары белән хезмәт­тәш­лек итәргә әзер булуын белдергән.
Әмма соңрак рәис үзе бу сүз­ләрне кире какты. "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгына биргән аңлатмасында ул канун бозарлык бернинди дә гамәл кылмавын әйт­кән. Аның сүзләренә караганда, профсоюз вәкилләре "Бәкер" ши­фаханәсенең элеккеге җитәкчеле­ген акча урлауда фаш иткән булган. Хәзер шул җитәкчелек Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән дә инде. Ә "гаепне тану"га килгәндә, тикшерүчеләр психологик басым ясады, дип белдергән Татьяна Водопьянова. "Кичә мине Россия Тик­шерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә әңгәмәгә чакырдылар. Алты сәгать дәва­мында миңа көчле басым ясалды, адвокат чакыру мөмкинлегеннән мәхрүм иттеләр. Камерага ябу белән янаганнан соң, мин биргән күрсәтмәләр гаепне тану итеп бәяләнде. Үземдә бернинди гаеп тә сизмим, адвокат белән киңәшкән­нән соң, прокуратурага мөрәҗәгать итү мәсьәләсе хәл ителәчәк", - дигән ул.

Интернетта моның киресен дәлилләүче видеоязма пәйда булды. Аннан күренгәнчә, сорау алу барышында Татьяна Водопьянова адвокаты янәшәсендә 2009 елдан алып 2015 елга кадәр "Бәкер" шифаханәсе төзегән килешү ни­гезендә ел саен 500 мең сумга якын акча үзләштереп баруын раслый. Әлеге акчаны үз кирәк-яракларына тотуын әйтә. Тикшерү эше дәвам итә.

Эльвира Вәлиева

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев