Түбән Кама мәктәбендә травматик пистолеттан яраланган укучының күзенә операция ясаганнар
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Казанда республика клиник хастаханәсенә китерелгән Түбән Кама мәктәбе укучысы җитди җәрәхәт алган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га клиник хастаханәнең матбугат сәркатибе Светлана Шканова. Хәзерге вакытта үсмергә рентген-тикшерү, компьютер томография ясалган. Яралары тегелгән. Табиблар булачак операция буенча консилиум үткәрә. Операциядән соң дәвалану үтәсе була. Искәртеп үтик, «Татар-информ»да Түбән...
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Казанда республика клиник хастаханәсенә китерелгән Түбән Кама мәктәбе укучысы җитди җәрәхәт алган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га клиник хастаханәнең матбугат сәркатибе Светлана Шканова.
Хәзерге вакытта үсмергә рентген-тикшерү, компьютер томография ясалган. Яралары тегелгән. Табиблар булачак операция буенча консилиум үткәрә. Операциядән соң дәвалану үтәсе була.
Искәртеп үтик, «Татар-информ»да Түбән Камада мәктәп укучысы сыйныфташының күзенә атуы турында хәбәр ителгән иде. Яшүсмер күптән түгел травматик пистолет сатып алган булган. Әтисе улында күргән коралны алып яшереп куйган. Әмма улы пистолетны тапкан һәм саклар өчен иптәшенә биргән.
11 февраль көнне әлеге иптәше пистолетны хуҗасына бирү өчен мәктәпкә алып килгән. Биргәндә ул аның корылган икәнен әйтергә оныткан.
Дәрес бетәргә берничә минут кала укытучы сыйныф бүлмәсеннән чыккан. Пистолет хуҗасы коралны сумкасыннан алып, аның белән селтәнгәләп уйнаган һәм ул шул вакытта пистолет атып җибәреп, уң ягында утырган иптәшенең күзенә эләккән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев