Теләче Информ

Теләче авылында яшәүче Әфган сугышы ветераны, беренче төркем инвалиды Марат Шәйдуллинда кунакта

Бүген аларның өендә чисталык-пөхтәлек, җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә. Бүлмәләр җылы һәм якты. Бу - Теләче авылында яшәүче беренче төркем инвалиды Марат Шәйдуллинның өендәге бүгенге мохит. Инвалидлар декадасы барышында мин аларның ишеген шакыдым. Гадәттә, һәр елны декабрь аенда, инвалидлар декадасында, ун көн буенча бик күп чаралар үткәрелә. Форум, фестиваль, концертлар, спорт...

Бүген аларның өендә чисталык-пөхтәлек, җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә. Бүлмәләр җылы һәм якты. Бу - Теләче авылында яшәүче беренче төркем инвалиды Марат Шәйдуллинның өендәге бүгенге мохит. Инвалидлар декадасы барышында мин аларның ишеген шакыдым.

Гадәттә, һәр елны декабрь аенда, инвалидлар декадасында, ун көн буенча бик күп чаралар үткәрелә. Форум, фестиваль, концертлар, спорт чаралары уздырылып кына калмыйча, түгәрәк өстәлләр, адреслы очрашулар, юридик ярдәм күрсәтелә. Марат һәм аның хәләл җефете Татьяна ханым белән сөйләшкәннән соң боларның барысы да минем күз алдында формаль чаралар гына булып калдылар. Бу очракта һәркемгә дәүләт һәм кешеләр тарафыннан реаль ярдәм кирәк. Соңлап булса да, бу ярдәм Әфган сугышы ветераны Марат Шәйдуллинга күрсәтелгән. Быел алар ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Контюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина, районыбыз җитәкчелеге һәм район Әфганчылар берлеге егетләре (җитәкчеләре Айдар Галимҗанов) ярдәме белән яңа йортка күченгәннәр. Моның өчен Шәйдуллиннар гаиләсе аларга чиксез рәхмәтле.

Кемгә кирәк иде бу сугыш? Ни өчен сугыштылар? Бүген әлеге сорауларны үз-үзенә бер Марат кына түгел, бик күпләр бирә. Кызганыч, әлеге сораулар чирек гасырдан артык вакыт үтүгә карамастан, һаман җавапсыз кала бирә. Маратның озак еллар дәвамында авырып, ахыр чиктә ятакка калуында Әфган сугышының да шаукымы бар. Организмдагы тайпылышлар, сөякләрдәге шешләр нәкъ армия елларыннан соң барлыкка килә дә инде. Еллар узу белән бик күп вакыйгалар истән чыга. Әмма Әфган сугышын, ул китергән бәхетсезлекләрне безнең онытырга хакыбыз юк. Тугыз елдан артык барган әлеге сугышның җиле бик күп гаиләләргә кагылды, аеруча улларын югалткан әниләр кызганыч. Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткан, үлем белән йөзгә-йөз очрашкан (әле яшүсмерлектән дә чыгып өлгермәгән егетләрне сугышка җибәргән дәүләт кенә бурычларын вакытында кайтарырга ашыкмый - Ф. Н.) Маратның теләге бер генә: мондый мәгънәсез сугышларны бүтән күрергә язмасын иде. Язмыш тарафыннан сыналган, әмма сынмаган Марат моны ышанычлы терәге, яшәргә өмет бирүчесе булган тормыш иптәше Татьяна, улы Тимурны һәм үзен генә түгел, барчабызның киләчәген кайгыртып әйтте. Бүген дә аның аяусыз авыру белән көрәшеп яткан көне. Кеше язмышлары төрле-төрле. Марат та аны сәламәт чакта матур эшләре, кылган гамәлләре белән онытылмаслык итеп бизәп калдырырга тырышкан.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Фотода: Маратның яшь, сау-сәламәт һәм үлемнән курыкмыйча, илгә-көнгә намус белән хезмәт иткән чагы

Реклама

Фоторәсем гаилә архивыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: