Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче авылыннан Вахит абый үз куллары белән трактор ясаган (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Вахит абый Сөнгатовның оста эретеп ябыштыручы, токарь һәм слесарь икәнен ишетеп, күреп белә идем. Әмма аның үзе ясаган тракторын күргәнем булмады. Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте баш инженеры Рөстәм Шакирҗанов: "Безнең Вахит абый трактор ясаган, кереп карап чык әле, үзең дә шаккатырсың," - дип кызыктырып куйгач, түзмәдем, Теләче авылында яшәүче Вахит...

Вахит абый Сөнгатовның оста эретеп ябыштыручы, токарь һәм слесарь икәнен ишетеп, күреп белә идем.

Әмма аның үзе ясаган тракторын күргәнем булмады. Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте баш инженеры Рөстәм Шакирҗанов: "Безнең Вахит абый трактор ясаган, кереп карап чык әле, үзең дә шаккатырсың," - дип кызыктырып куйгач, түзмәдем, Теләче авылында яшәүче Вахит ага өенә ашыктым.

Уенчык кына кебек тоелса да, чып-чын трактор ясап куйган Вахит абый. Кулдан ясалган тракторларны күп тапкырлар күргәнем бар, әмма мондый затлысын, җыйнагын, камилен күргән юк иде әле. Ә остаханәсен күрсәң, үзе бер кечкенә заводны хәтерләтә. Мин килер алдыннан гына оныклары өчен ишегелдында тимерчыбыктан чыршы ясап куйган иде ул. Аны төсле утлар белән бизәгән.

- Кич белән, караңгы төшкәч, аеруча матур була үзе, - ди Вахит абый, үз хезмәтеннән канәгатьлек алып.

Лаеклы ялда булса да, бүген ул җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте остаханәсен-дә тимер кыра. Аның кебек алтын куллы кешене эштән тиз генә җибәрергә ярый димени?! Өстәвенә, бер дигән токарь да, слесарь да. Кем әйтмешли, "три в одном". Кулыннан килмәгән эше юк Вахит абыйның. Хәзер ул алтынчы разрядлы токарь, эретеп ябыштыручы. Ширкәт җитәкчелегенең, хезмәттәшләренең төп таянычы булып кала бирә. Нинди эш кушалар, барысын да карусыз башкара.

Моннан тыш, җирле халыкка җылыту системасын үзгәртеп корырга, башка эшләрдә ярдәм итәргә вакыт таба. Гаиләдә ул яхшы әти, ышанычлы тормыш иптәше. Хәләл җефете Мәдинә ханым белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр - Гөлназ, Әлфия, Әнисә. Бүген өчесенең дә гаиләсе бар.

- Уйнап кына башлаган эш иде бу. Хәзер исә шуны көннән-көн яңартасы, камилләштерәсе килә, - дип искә алды үзенең трактор ясарга алынуы турында язмам герое.

Тракторын ул "Нива" һәм "Ока" автомобильләре детальләрен кушып ясаган. Моның өчен ул ун меңгә "Ока" машинасы сатып алган. Двигателе, утыргычлары һәм яктырту приборлары "Ока"ныкы булса, күчәрен, тапшырулар тартмасын һәм тәгәрмәчләрне "Нива"ныкын куйган. Тракторның алгы, арткы тәгәрмәчләре дә тарта.

- Хәзер техника ясау өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Запас частьларның беришен металлолом арасыннан табарга мөмкин. Байтагын үзем сатып алам, - ди Вахит абый.

Кышкы чорда хуҗа кеше тракторга кар эттергеч һәм үзтөягеч тага. Кар-буран дуладымы, шундук ишегалдын, капка төбен кардан чистартып куя икән. Яз көне бакча сукаларга сукасын тагачак. Моның өчен тагу җайланмасын эшләп, көйләп бетерәсе бар. Моннан тыш, теге яки бу йөкне төяп йөрер өчен тагылма арбасы да бар. Анысын да үзе эшләгән оста. Заводныкыннан яхшырак та әле. Үзе токарь , үзе эретеп ябыштыручы булган кешегә мондый эшләр - "ике тиен бер акча" инде. Кем әйтмешли, илһам чыганагы гына...

- Әлегә тракторым белән урамнарга чыгып йөргәнем юк. Чөнки ЮХИДИда теркәлергә кирәкме, юкмы икәнлеген тәгаен белмим. Кабинасы булмаса, мотоблок санала, алай теркәлү таләп ителми. Камилләштерәсе, җиренә җиткереп эшләп бетерәсе бар үзен. Бүген ул минем ярдәмчем. Кирәк чакта кабызасың да, эшеңне эшлисең. Ягулыкны да күп яга димәс идем. Куйган хезмәтенә караганда бик аз тоела. Кул астында техникаң булгач, рәхәт инде. Кемнедер яллыйсы, аны көтәсе, көйлисе юк, - ди ул.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев