Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче газ хуҗалыгының зур коллективын күп еллар җитәкләүче Равис Мәсгут улы Хаҗиев үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Шушы көннәрдә районның иң тыйнак, ипле җитәкчеләренең берсе - Равис Хаҗиев үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Район газ хуҗалыгы җитәкчесе Равис Мәсгутович белән дистә елдан артык аралашырга, эшләргә туры килде. Ул үзенең сабырлыгы, башкаларга карата кешелекле булуы белән аерылып тора. Елның бар фасылында Теләче газ хуҗалыгының һәрбер җирендә тәртип һәм...

Шушы көннәрдә районның иң тыйнак, ипле җитәкчеләренең берсе - Равис Хаҗиев үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Район газ хуҗалыгы җитәкчесе Равис Мәсгутович белән дистә елдан артык аралашырга, эшләргә туры килде. Ул үзенең сабырлыгы, башкаларга карата кешелекле булуы белән аерылып тора.

Елның бар фасылында Теләче газ хуҗалыгының һәрбер җирендә тәртип һәм матурлык. Җәй айларында ишегалды чәчәкләргә күмелеп утыра. Оешмада санаулы гына хатын- кызлар эшләгәнен исәпкә алсаң, биредә дә матурлыкны күрә белүче җитәкченең кулы сизелә. "Безнең эштә тәртип һәрберебезнең эш урыныннан башланырга тиеш, шунсыз мөмкин түгел",- ди зур коллективны җитәкләүче Равис Хаҗиев. Яңа ел алдыннан район газ хуҗалыгы биләмәсе кардан ясалган сыннар белән бизәлә. Боздан ясалган шугалакларны аеруча балалар үз итә. Район күләмендә узучы сәнгать бәйгеләрендә район газ хуҗалыгы һәрчак актив катнашып, призлы урыннар яулый. Спортта да әлеге коллективка тиңнәр юк. Районда гына түгел, республика күләмендә алар җиңүчеләр рәтендә. Шунысын да әйтергә кирәк, бәйгеләрдә Равис Мәсгутович хезмәткәрләре өчен борчылып торучылардан. Бер эшчесен дә сәнгать бәйгеләрендә, спорт ярышларында күз уңыннан ычкындырмый.

Район газ хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә куелган фидакарь һәм намуслы хезмәтенең нәтиҗәсе күз алдында. Равис абый газ хуҗалыгын 1992 елдан бирле җитәкли. Ул эшкә билгеләнгәндә, юл төзү участогыннан калган иске бина гына була. Коллектив белән уртак фикердә булып, барысын да булдыралар. Бүген уңайлы техника гаражлары, ике катлы административ бина әллә каян игътибарны җәлеп итә. Иң куанычлысы, гомер буена мичкә утын яккан өлкән буын, баллонлы газдан соң, плитәләрдә исәпсез ягулык яна башлагач, йортларга бетми торган җылылык иңгәч, моны оҗмах хозурлыгына тиңләде. 2016 елга район буенча 647 чакрым озынлыкта газ торбасы үткәрелгән. Хәзер районда барлыгы 4951 хуҗалык зәңгәр ягулык куллана. Әңгәмә барышында: "Нинди уңышларга ирештегез?" дигән сорауга да гомер буе газ хуҗалыгында кайнаган Равис әфәнде: "Безнең уңыш шуннан гыйбарәт - бәла-казаларсыз гына район халкын зәңгәр ягулык белән тәэмин итү", - ди.

Равис Хаҗиев табигате белән тыйнак кеше. Идарәгә баргач, аңа үзе турында күпме сөйләтергә тырышып карасам да, кыска гына биографиясен әйтү белән генә чикләнде. Ул Саба районының иң матур авылларының берсендә, Чәбки-Саба авылында дөньяга килә. Гаиләдә төпчек бала булса да, апасының таянычы, әти-әнисенең ярдәмчесе булып үсә. Күрше авылга җәяү йөреп укып, кулына өлгергәнлек аттестаты алгач та, озак уйланып, сайланып тормый. Казанның төзелеш техникумына укырга керә. Армия сафларында булып кайтканнан соң, район газ хуҗалыгында хезмәт юлын слесарь булып башлый. Тырыш, төгәл егетне 1989 елда мастер итеп куялар. Теләче районы яңадан торгызылгач, ул Теләче газ хуҗалыгы җитәкчесе итеп билгеләнә. Коллективта хөрмәт казанган җитәкченең тормышы да матур. Саба кызы Миләүшә белән тормыш корып, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике кызының, улының яраткан әтисе, тормыш юлдашына ныклы терәк ул. Әнисе белән апасының да булышчысы, терәге. Буш вакытында балык тотарга яраткан Равис абый өчен туган як, ата-ана хакы зур әһәмияткә ия. Вакыты булу белән ул туган авылына юл тота...

Эльмира Әхмәтҗанова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев