Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче халкы нинди чыршыларга өстенлек бирә? Сораштыру

Яңа 2017 ел якынлаша. Күпләребез бәйрәм чыршыларын бизи башлады инде. Аларны Лесной урманчылыгында яки ярминкәләрдә сатып алырга мөмкин. Һәр агачка документ бирелә. Документ юк икән, агач законсыз киселгән булып санала. "Кызганычка каршы, чыршыларны ел саен рөхсәтсез кисү фактлары очрап тора, бу хәл әйләнә-тирәбезгә һәм урман хуҗалыгына зыян китерә", - ди...

Яңа 2017 ел якынлаша. Күпләребез бәйрәм чыршыларын бизи башлады инде. Аларны Лесной урманчылыгында яки ярминкәләрдә сатып алырга мөмкин. Һәр агачка документ бирелә. Документ юк икән, агач законсыз киселгән булып санала. "Кызганычка каршы, чыршыларны ел саен рөхсәтсез кисү фактлары очрап тора, бу хәл әйләнә-тирәбезгә һәм урман хуҗалыгына зыян китерә", - ди Лесной урман хуҗалыгының участок лесничие Алмаз Шаһиев.

Рөхсәтсез чыршыларны кистермәү максатыннан, билгеле бер чаралар планы эшләнгән. Быел да юл хәрәкәте иминлеге һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәреләчәк.

Ылыслы агачларны законсыз кисүдә гаепле гражданнар һәм оешмалар урман хуҗалыгына китергән зыянны капларга тиеш булачак. Бу сумма урманнарның категориясенә бәйле рәвештә билгеләнә. Моннан тыш, гаеплеләр административ җаваплылыкка, зур күләмдәге зыян өчен җинаять җаваплылыгына тартылачак. Шуңа күрә, агачны кискәнче, җаваплылык турында уйларга киңәш итә урман хуҗалыгында эшләүчеләр.

Чыршы - Яңа ел бәйрәменең зур бизәге ул. Күпләр хәзер ясалма чыршыларга өстенлек бирә. Республикада чын чыршыларга өстенлек бирүчеләр саны елдан-ел кими, моның шулай булуын саннар да дәлилли. Чын чыршыларга ихтыяҗ кимү - халыкның ясалмаларга өстенлек бирә башлавы белән аңлатыла. Ясалма чыршы белән сату итүче эшкуарлар да моның белән килешә. Теләче халкы нинди чыршыларга өстенлек бирә? Шул уңайдан аларның фикерен белдек.

Фаягөл, 36 яшь:

- Балалар кечкенә вакытта чын чыршы бизәдек. Берничә көн торуга, чыршының энәләре коелып, ямьсезләнеп бетә. Идән келәменнән шуны җыеп азаплана идек. Хәзер ясалма чыршы бизәп куябыз.Нарат исе чыксын өчен, чыршы ботакларын алып кереп куярга гадәтләндек.

Фәния, 65 яшь:

- Ясалма чыршылар тикмәгә генә сатылмый. Ел да ясалма чыршы куеп бизибез. Ун көн өчен генә үсеп утырган агачны кисеп әрәм итүне аңламыйм.

Илнур, 20 яшь:

- Декабрь башында ук өйгә ясалма чыршы бизәп куйдык. Сатып алганда кыйммәт тоелса да, хәзер ел саен чыршы эзләп интегәсе юк.

Хәлим, 58 яшь:

- Нәрсә генә дисәләр дә, мин исләре аңкып торган чын чыршыга өстенлек бирәм. Бала чакта, кар көртләренә батып, чыршы алып кайтып, бар гаиләбез белән шуны бизи идек. Елга бер тапкыр чыршы сатып алырга да була. Яңа ел бәйрәмнәре өчен ул махсус үстерелә бит.

Эльмира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев