Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече Ленар Тимерханов белән әңгәмә

Бурдан кала, янгыннан берни калмый, ди халык. Санаулы минутлар эчендә гомер буе җыйган байлыгың юкка чыгарга мөмкин. Ходай ут дигән хәвефтән үзе сакласын. Көзге-кышкы чорда янгыннар саны кискен артып китә, ди белгечләр. Оешмаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше нинди очракларда тикшерелә, инспекторларның эше нидән гыйбарәт? Шушы көннәрдә без Теләче муниципаль районы...

Бурдан кала, янгыннан берни калмый, ди халык. Санаулы минутлар эчендә гомер буе җыйган байлыгың юкка чыгарга мөмкин. Ходай ут дигән хәвефтән үзе сакласын. Көзге-кышкы чорда янгыннар саны кискен артып китә, ди белгечләр. Оешмаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше нинди очракларда тикшерелә, инспекторларның эше нидән гыйбарәт? Шушы көннәрдә без Теләче муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече Ленар Тимерханов белән әңгәмә кордык.

- Ленар Марсельевич, район янгын инспекторларының эше нидән гыйбарәт?

- Безнең районда 2 инспектор хезмәт күрсәтә, ә халык саны 14500. Димәк, бер инспекторга 7250 кеше, ә бүлеккә - 200 дән артык төрле объеклар туры килә. Инспекторларга йөкләнгән хезмәт гаять зур, алар янгын куркынычсызлыгы буенча объектларның норматив таләпләргә туры килүен генә түгел, гражданлык оборонасы юнәлешен һәм башка күп таләпләрнең үтәлешен тикшерә. Инспектор вазифасына шулай ук янгыннар буенча сорау алу, агитация һәм пропаганда алып бару, бәйрәмнәрдә кизү тору керә.

- Район объектларында планлы тикшерүләр дә, планнан тыш та уза...

- Планлы тикшерүләр нәтиҗәсендә боерык һәм акт төзелә. Документларның бер нөсхәсе җитәкчегә тапшырыла. Бу документларда оешманың шәхси янгын куркынычсызлыгы режимы аңлатып язылган. Шулай ук янгын чыккан очракта хезмәткәрләрнең үз-үзен тотуларына төгәллекләр кертелә, инструктаж, укулар узуның тәртибе һәм вакыты, фәрман нигезендә янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы затлар билгеләнә. Эвакуация юлларының ачык булуына аеруча игътибар бирелә: коридор, чиктәш секцияләргә күчү, тышта урнашкан эвакуация баскычларына юллар капланмаган булырга тиеш. Шулай ук аларда эвакуация схемалары төшерелгән, янгын хезмәте телефоннары язылган такталар булуы да шарт. Халык күп җыела торган объектларда эвакуация яисә гадәттән тыш хәлләр вакытында хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тоту күнекмәләре тикшерелә. Планнан тыш тикшерү боерыкта билгеләнгән вакыт узгач оештырыла. Контроль тикшерү вакытында инспектор таләпләрнең үтәлешен билгели.

- Бүлек эшчәнлеге нәтиҗәләре белән дә таныштырып үтсәгез иде.

- Инспекторларның эшчәнлегенең төп күрсәткече - булмый калган янгыннар. 2010-2016 елларда районда 12 янгын очрагы теркәлгән. Беренче карашка, инспекторларның эше күренми кебек. Алар хакында "янгын белән күзгә-күз очрашалар, батырларча сүндерделәр" дип газеталарда да язмыйлар, кинофильмнар да төшермиләр. Чынлыкта исә, төтен белән капланмаган аяз күк йөзе - аларның эш нәтиҗәсе.

Эльмира Әхмәтҗанова

Рәсемдә: инспекторлар Ленар Тимерханов һәм Ленар Хәкимуллин
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев