Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче район электр челтәре җитәкчесе Рөстәм Шөгаеп улы Якупов белән әңгәмә

Тиздән Яңа елны каршылаячакбыз. Күңелләргә бәйрәм рухы өстәп, урамнарны аллы-гөлле утлар бизи. Әлеге утлар шушы көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк Энергетиклар көне символы буларак та кабул ителә. Электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр, көндез дә, төнлә дә икътисадның иң җаваплы тармагында, җаваплы хезмәтне башкаручылар өчен генә түгел, без - кулланучылар...

Тиздән Яңа елны каршылаячакбыз. Күңелләргә бәйрәм рухы өстәп, урамнарны аллы-гөлле утлар бизи. Әлеге утлар шушы көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк Энергетиклар көне символы буларак та кабул ителә. Электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр, көндез дә, төнлә дә икътисадның иң җаваплы тармагында, җаваплы хезмәтне башкаручылар өчен генә түгел, без - кулланучылар өчен дә җанга якын якты, кадерле бәйрәм ул. Бүгенге тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте Алабуга филиалының Теләче район электр челтәре җитәкчесе Рөстәм Шөгаеп улы Якупов белән әңгәмә корып алдык.

- Электр энергиясен кулланучыларга җиткерү өчен коллективыбыз кулдан килгәннең барысын да эшли. Теләсә-нинди һава шартларында да линияләрдә булган өзеклекләрне, кимчелекләрне бетерергә тырышабыз. Шул ук вакытта электр бирүче линияләрдә, трансформатор пунктларында ремонт уздырабыз, яңаларын урнаштырабыз. Быел Караширмә, Үзәк авылларында төзелгән яңа мәдәният йортлары, Олы Мишәдә ветеринар йорты, Шәткедәге ФАП, Теләчедәге яңа салынган урамнар һәм башка объектлар электр энергиясенә тоташтырылдылар. Берничә федрдагы линияләр изоляцияләнгән (СИП) үткәргечләргә алыштырылды. Бүген бу эш планлы рәвештә башка участокларда дәвам итә. Хәзер электр уты техник сәбәпләр аркасында сүнсә дә, тормыш өчен мөһим объектларда кешеләр моны сизми калалар. Хәтта ерак, кечкенә авылларда да ут сүнеп тору очраклары сирәк хәзер. Шулай ук, әкренләп булса да, административ бинада ремонт эшләре бару - клиентлар өчен дә, үзебез өчен дә зур сөнеч. Уңайлы кабул итү бүлмәсе быел гыйнвар аенда эшли башлады. Ел дәвамында хезмәтне саклау буенча да фаҗигалар булмавы башкарган хезмәтебезнең үрнәк икәнен күрсәтә. 40ка якын кеше хезмәт куючы (күбесен яшьләр тәшкил итә) коллективка "Челтәр компаниясе" идарәсе тарафыннан эшендә уңайлыклар тудыру өчен барысы да эшләнә.

- Сезнең эштә осталыктан битәр, зур оперативлык та сорала.

- Хезмәткәрләребезнең күбесе тәҗрибәле, үз һөнәрләренең осталары. Алар эшнең үзенчәлеген, кыен якларын аңлап эшлиләр. Шуңа да тапшырылганны башкара алачакларына ышаныч зур. Мәсәлән, җәй көне Алабугада узган һөнәри осталык бәйгесендә икенче урынны яулаган мастер Илнур Кашапов бригадасы турында күп мактау сүзләре язып була. Аларның үрнәге башкаларга да уңай йогынты ясый.

- Сезнең коллективны зур, бердәм коллектив буларак беләбез.

- Үзем әлеге коллективта санаулы гына айларымны эшлим. Шулай булса да, коллектив белән уртак тел табып эшлибез. Безнекеләр хезмәттә генә түгел, спортта да, үзешчән сәнгатьтә дә үзләрен уңай яктан гына күрсәтәләр.

- Инде хезмәттәшләрегезгә, райондашларыбызга бәйрәм котлауларын ирештерсәгез иде.

- Энергетика системасының сыйфатын күтәрү буенча эш киләсе елда да дәвам итәчәк. Шушы эшләрне башкарачак хезмәттәшләремә уңышлар телим. Ветераннарыбыз тормыш кадерен белеп, сәламәт яшәсеннәр, якынлашып килүче Яңа елны барыбыз да тыныч күңел белән каршыларга язсын.

Әңгәмдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов.

Фотоларда сез Теләче район электр челтәре хезмәткәрләрен эш вакытында күрә аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев