Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче район электр челтәренең эшчәнлеге турында кызыклы мәгълүмат

"Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең Алабуга филиалы Теләче район электр челтәренең ишекләре һәркем өчен ачык. Моның шулай икәнен узган ел ачылган кулланучыларга хезмәт күрсәтү пункты да раслый. Яңа ачылган пунктта халыкка белгеч Ильмир Зәйнетдинов хезмәт күрсәтә. Биредә электр линиясенә ялгану, электр белән тәэмин итү, килешүләр төзү буенча мәгълүматлар алырга була....

"Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең Алабуга филиалы Теләче район электр челтәренең ишекләре һәркем өчен ачык. Моның шулай икәнен узган ел ачылган кулланучыларга хезмәт күрсәтү пункты да раслый. Яңа ачылган пунктта халыкка белгеч Ильмир Зәйнетдинов хезмәт күрсәтә.

Биредә электр линиясенә ялгану, электр белән тәэмин итү, килешүләр төзү буенча мәгълүматлар алырга була. Шул ук вакытта шәхси йортларның хуҗасы үзгәргәндә, исәпләгеч җиһазларын алмаштырганда, исәпләгеч алыштырасы, пломба сугасы, баганалар, линияләр күчерәсе яки сузасы булса, гаризалар кабул ителә. Хисаплагычларны исәпкә алу да биредә башкарыла. Гомумән, электр энергиясенә кагылышлы барлык сорауларга җавапны табарга була. Компаниядә тәүлек әйләнәсе, ялсыз контакт үзәк эшли. 8-800-2000-878 телефон номерына бушлай шалтыратып, төрле сорауларга җавап табу мөмкинлеге бар. Шулай ук яңалыкларны "Челтәр компаниясе"нең рәсми сайтында да күрергә мөмкин.Үзегезне кызыксындырган сорауларны да, шикаятьләрне дә һәм шулай ук энергетикларга булган рәхмәтләрне дә биредә язып калдырырга була.

- Электр энергиясенә ялгану буенча безгә айга 20ләп, башка төр сораулар буенча 40лап мөрәҗәгать керә. Алар барысы да компьютерга кертелә һәм тиешле тармакларга җибәрелә. Электр энергиясе белән тәэмин ителешнең сыйфаты яхшырса да, киңәш сораучылар, дәгъва белдерүчеләр дә артты. Чөнки хәзер электрон мәгълүмат алу чаралары бар. Сорау-дәгъваларның берсен дә игътибарсыз калдырмыйбыз, барысын да өйрәнәбез һәм җавабын бирәбез. Яңа урамнарда җир алучыларның безгә гаризаны тиз арада язуы сорала. Чөнки алар бары дүрт айдан соң гына электр челтәренә тоташтырыла.Электр челтәренә өч елга бер генә тапкыр тоташтырылганда, ташламалы бәя каралган. Өч ел эчендә икенче участокны рәсмиләштерсәң, анысы ташламасыз була, - дип таныштырды безне үзенең хезмәт үзенчәлекләре белән Ильмир Зәйнетдинов.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Фотода: кулланучыларга хезмәт күрсәтү пункты белгече Ильмир Зәйнетдинов белән техник ялгау инженеры Константин Соловьев эш вакытында. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев