Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче районы өчен Рамазан аена сәхәр һәм ифтар вакытлары-2016

Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча рамазан ае керде: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлады. Бу төнне мөселманнар уразага керде. Ураза Мөхәммәд Пәйгамбәр саллалаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәи-Мөкәррәмәдән Мәдинәи-Мөнәвәрәгә күчкәннең икенче елында, ягъни милади белән 624 елда, һиҗринең икенче елында фарыз кылына. Уразаның фарыз булуы хакында Коръән Кәримнең "Бәкарә...

Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча рамазан ае керде: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлады. Бу төнне мөселманнар уразага керде.

Ураза Мөхәммәд Пәйгамбәр саллалаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәи-Мөкәррәмәдән Мәдинәи-Мөнәвәрәгә күчкәннең икенче елында, ягъни милади белән 624 елда, һиҗринең икенче елында фарыз кылына. Уразаның фарыз булуы хакында Коръән Кәримнең "Бәкарә сүрәсе", 183 нче аятендә: "Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять, сез тәкъвалылардан булырсыз", дип әйтелгән.

Ният һәм ифтар догасы

Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: "Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр". Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: "Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә".


Авыз ачканнан соң: "Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү". "Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл", дип дога кылабыз.

Көн Сәхәр тәмам (таң беленә)

Иртәнге намаз

Кояш чыга Зәвәл вакыты Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы
06.06.2016 00:56 01:26 02:56 11:37 12:00 17:23 20:19 21:49
07.06.2016 00:56 01:26 02:56 11:37 12:00 17:24 20:20 21:50
08.06.2016 00:55 01:25 02:55 11:38 12:00 17:24 20:21 21:51
09.06.2016 00:54 01:24 02:54 11:38 12:00 17:25 20:22 21:52
10.06.2016 00:54 01:24 02:54 11:38 12:00 17:25 20:23 21:53
11.06.2016 00:53 01:23 02:53 11:38 12:00 17:26 20:24 21:54
12.06.2016 00:53 01:23 02:53 11:38 12:00 17:26 20:24 21:54
13.06.2016 00:53 01:23 02:53 11:39 12:00 17:27 20:25 21:55
14.06.2016 00:52 01:22 02:52 11:39 12:00 17:27 20:26 21:56
15.06.2016 00:52 01:22 02:52 11:39 12:00 17:28 20:26 21:56
16.06.2016 00:52 01:22 02:52 11:39 12:00 17:28 20:27 21:57
17.06.2016 00:52 01:22 02:52 11:40 12:00 17:28 20:27 21:57
18.06.2016 00:52 01:22 02:52 11:40 12:00 17:29 20:28 21:58
19.06.2016 00:52 01:22 02:52 11:40 12:00 17:29 20:28 21:58
20.06.2016 00:52 01:22 02:52 11:40 12:00 17:29 20:28 21:58
21.06.2016 00:52 01:22 02:52 11:40 12:00 17:29 20:28 21:58
22.06.2016 00:53 01:23 02:53 11:41 12:00 17:30 20:29 21:59
23.06.2016 00:53 01:23 02:53 11:41 12:00 17:30 20:29 21:59
24.06.2016 00:53 01:23 02:53 11:41 12:00 17:30 20:29 21:59
25.06.2016 00:54 01:24 02:54 11:41 12:00 17:30 20:29 21:59
26.06.2016 00:54 01:24 02:54 11:41 12:00 17:30 20:28 21:58
27.06.2016 00:55 01:25 02:55 11:42 12:00 17:30 20:28 21:58
28.06.2016 00:56 01:26 02:56 11:42 12:00 17:30 20:28 21:58
29.06.2016 00:56 01:26 02:56 11:42 12:00 17:30 20:28 21:58
30.06.2016 00:57 01:27 02:57 11:42 16:14 17:30 20:27 21:57
01.07.2016 00:58 01:28 02:58 11:42 16:14 17:30 20:27 21:57
02.07.2016 00:59 01:29 02:59 11:43 16:14 17:30 20:26 21:56
03.07.2016 01:00 01:30 03:00 11:43 16:14 17:29 20:26 21:56
04.07.2016 01:01 01:31 03:01 11:43 16:14 17:29 20:25 21:55

Теләче районы өчен намаз вакытлары турындагы мәгълүмат Татарстан Диния нәзарәте сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев