Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче районы дәүләт янгын күзәтү идарәсенең киңәшләре: язын ничек янгыннардан имин булырга

Язгы матур, җылы көннәр җитү белән республикабыз шәһәрләрендә, районнарда янгыннар бик күп дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге дәүләт идарәсе. Бу янгыннар бакчаларда, йорт тирәләрендә күзәтелә. Әлеге янгыннарнын төп сәбәбе булып - ут белән дөрес идарә итмәү булып тора. Яз килү белән кырларда коры камылны, авылларда кипкэн үлән һәм чүп-чарны яндыру...

Язгы матур, җылы көннәр җитү белән республикабыз шәһәрләрендә, районнарда янгыннар бик күп дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге дәүләт идарәсе. Бу янгыннар бакчаларда, йорт тирәләрендә күзәтелә. Әлеге янгыннарнын төп сәбәбе булып - ут белән дөрес идарә итмәү булып тора. Яз килү белән кырларда коры камылны, авылларда кипкэн үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Ә инде урманнарда янгын чыгу куркынычы ин югары дәрәжәгә җитте.

Нәтиҗә ясап шуны исегезгә төшереп үтәсем килә - учак яккан очракта йорт тирәсеннән 50 метр ераклыкта ягырга, ә инде бакча җирлекләрендә учак ягар өчен аерым урыннар булдырырга һәм әлбәттә инде учак яккач аны һәрвакыт карап торырга, ә сүндергәндә ком яки су кулланырга. Йорт-җирегездә су белән тутырылган зур су савытлары, ә бакча җирлекләрендә, өйләрдә ут сүндерү җайланмалары булдырырга кинәш итәбез.

Хөрмәтле райондашлар, сагынып көткән май бәйрәмнәре якынлашып килә. Шул унайдан барлык янгын куркынычсызлыгы чараларын тайпылышсыз утәү кирәклеген ассызыклап әйтеп үтәсем килә. Бәйрәмнәрне матур, тыныч үткәрсәк иде. Уттан сак булыйк!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең район күзәтү бүлеге өлкән инспекторы Тимерханов Л.М

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев