Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче районы “Игенче” ширкәте алдынгылары

Фирая һәм Вильдан Шәнгәрәевлар... Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтенең "алтын фонды". Фирая фермада сыер сава, районның алдынгы савымчыларының берсе. Өстәвенә, сөтнең күләмен, тыгызлыгын һәм майлылыгын да үлчи. Быел ул тугыз айда һәр сыердан 4056 килограмм сөт савып алуга ирешкән. Вильдан да районның мактаулы терлекчеләренең берсе, биредә ул оператор хезмәтен башкара. Моннан...

Фирая һәм Вильдан Шәнгәрәевлар... Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтенең "алтын фонды". Фирая фермада сыер сава, районның алдынгы савымчыларының берсе. Өстәвенә, сөтнең күләмен, тыгызлыгын һәм майлылыгын да үлчи. Быел ул тугыз айда һәр сыердан 4056 килограмм сөт савып алуга ирешкән.
Вильдан да районның мактаулы терлекчеләренең берсе, биредә ул оператор хезмәтен башкара. Моннан тыш, ул фермадагы барлык хуҗалык эшләрендә актив катнаша. Ул булган участокка беркайчан да өзеклеккә юл куелмас. Бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергән Шәнгәрәевләр Тау өсте Казаклар авылының иң эшчән, пөхтә, үрнәк гаиләсе. Бу аларның һорт-җирләреннән, тормыш итү тәртибеннән дә күренеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X