Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Теләче районы үзәк хастаханәсе баш табибы Илсур Илгиз улы Галиуллинның 29 октябрьдә олы юбилее – 55 яшь тулган көне. Тәбриклибез!

Теләче районы үзәк хастаханәсе баш табибы, Татарстан Республикасының атказанган табибы, югары категорияле табиб Илсур Илгиз улы Галиуллинның 29 октябрьдә олы юбилее - 55 яшь тулган көне. Олы хөрмәткә лаек җитәкчебез гомер бәйрәмен күтәренке рух, зур хезмәт уңышларына ирешеп каршылый. 34 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган, Татарстан Республика сәламәтлек саклау...

Теләче районы үзәк хастаханәсе баш табибы, Татарстан Республикасының атказанган табибы, югары категорияле табиб Илсур Илгиз улы Галиуллинның 29 октябрьдә олы юбилее - 55 яшь тулган көне.

Олы хөрмәткә лаек җитәкчебез гомер бәйрәмен күтәренке рух, зур хезмәт уңышларына ирешеп каршылый. 34 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган, Татарстан Республика сәламәтлек саклау министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән Илсур Илгизович үз эшенең чын остасы, эшенә җаваплы караган мәрхәмәтле җитәкче буларак билгеле.

1984 нче елда Казан медицина институтын тәмамлап, юллама белән Саба районы Иске Икшермә участок шифаханәсенә балалар табибы булып эшкә кайта ул. Ике ел да үтми, яшь белгечне Теләче участок хастаханәсенә эшкә чакыралар. Табиблык һөнәре белән беррәттән, ул коллективта профсоюз оешмасын җитәкли. Шушы елларда Илсур Илгизович яңа оешкан коллективны бердәм гаилә кебек туплап, хезмәттәшләренең борчу-мәшәкатьләрен үз йөрәге аша үткәреп ярдәм итәргә омтылуын, авырулар арасында абруен күреп, Теләче районы кабат торгызылгач, 1993 елда аны район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгелиләр.

Менә 23 ел буе Илсур Илгизович шушы коллективны җитәкли. Бетмәс-төкәнмәс проблемалар, туып торган кыенлыкларны җиңеп, ул һаман яңалыкка омтыла, үзенең белемен күтәрү өстендә эшли, атаклы Израиль клиникасында тәҗрибә туплап кайта. Аның җитәкчелегендә хастаханә коллективы яңа уңышларга ирешә.

Авыруларны вакытында ачыклап, кичекмәстән ярдәм итү буенча диспансерлаштыру программасы уңышлы эшләп килә. Ашыгыч ярдәм күрсәтү югары дәрәҗәдә оештырылган, реанимация бүлеге яңа җиһазлар белән тулыландырылды, бу исә хезмәтебезнең нәтиҗәсен тагын да яхшыртырга ярдәм итә.

Авылларда яңа фельдшер - акушерлык пунктлары ачыла, кадрлар мәсьәләсе уңай чишелеп килә. Үлем очраклары кимеп, туучы балалар саны арту - безнең хезмәт нәтиҗәсе.

2016 ел безнең өчен аеруча сөенечле - хастаханәбезгә капиталь ремонт ясала. Шунысын да әйтергә кирәк, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Теләче үзәк хастаханәсе республика буенча алтынчы урынга, халык саны 30 меңнән артмаган районнар арасында беренче урынга чыкты.

Алда санап үтелгән уңышларыбызның барысына да баш табиб Илсур Илгизовичның күпме көч керткәнен аңлавы кыен түгел. Тынгы белмәс табиб, олы коллективның хөрмәте белән югары бәяләнүче җитәкче, гаиләсендә яраткан ир, ике кызына үрнәк әти дә, Иске Җөри авылында гомер итүче Илгиз абый белән Илсөяр апаның горурлыгы, таянычы да.

Хөрмәтле Илсур Илгизович! Юбилеегыз котлы булсын, ирешкән уңышларыгызга өстәп, яңаларына ирешегез дигән изге теләктә калабыз. Сезгә гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, бергә-бергә әле озак еллар сәламәтлекләре какшаганнарга ярдәм итеп яшәргә язсын иде дип телибез.

55ең килеп ишек каккач,

Мендем димә яшьнең

үренә.

Язсын сезгә бәхет-

шатлык белән

Уңышларны бергә

үрергә.

Иң изге теләкләр белән,Теләче үзәк хастаханәсе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев